tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мизгел» татар яшьләр театры «Без – 41 нче ел балалары» повесте буенча спектакль чыгарды
«Мизгел» татар яшьләр театры «Без – 41 нче ел балалары» повесте буенча спектакль чыгарды

«Мизгел» татар яшьләр театры «Без – 41 нче ел балалары» повесте буенча спектакль чыгарды

КФУ студентларының «Мизгел» татар театры Мөхәммәт Мәһдиевның «Без – 41 нче ел балалары» повесте буенча спектакль чыгарды. Гап-ади аудитория бер көнгә театр сәхнәсенә әверелде. Спектакль бер көндә ике тапкыр, көндез – студентларга, кич укытучыларга һәм әти-әниләргә тәкъдим ителде.

«Сәгать ярым сезнең кызыклы дөньяда яшәп алдык. Без – теге чор кешеләре әсәрне яхшы беләбез. Сезнең буын ул чордан ерак киткән бит инде, ләкин яратып, тоемлап уйныйсыз», – диде Мөхәммәт Мәһдиевның кызы Гәүһәр Хәсәнова яшь артистларга рәхмәт әйтеп.

Ул тел бетә дигән шөбһәле фикер гел яңгырап торуын искәртеп, студентларга мөрәҗәгать итеп: «Мин телебезне саклап калучылар бар дип ышанам һәм сез шул саклап калучылар рәтенә керәсез», – диде.

«Бу әсәрдә ике сюжет линиясе бар. Беренчесе – басулардан гына килгән малайлардан-кызлардан педагоглар әзерләү. Повестьның соңгы сәхифәләрендә алар чыннан да шәхес булып чыгалар. Икенче сюжет линиясе арттарак – анысы илдә барган үзгәрешләр һәм куркыныч үзгәрешләр. Сездә аның икесе дә бар», – дип дәвам итте ул.

Әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова студент-артистларны Мөхәммәт Мәһдиев әсәре аша имтихан тоттылар дип бәяләде. «Сез һәр персонажга характер тудыра алдыгыз. Бу зур уңыш. Без тулы канлы образлар күрдек. Бу әсәрне куйганда режиссерлар юмористик ягына басым ясый. Без сценография аша бу чорның фаҗигасен дә тоя алдык», – дип рәхмәт белдерде ул.

Спектакльнең режиссеры – Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*