Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевның Белорусь республикасында эш сәфәре дәвам итә. Бүген кич ул Минскида «Беларусь Республикасында Мөселман дини берләшмәсе» идарәсе рәисе, Мөфти Әбүбәкер Шабанович белән очрашты. Очрашуда сүз яңа гына узган Ураза гаете, рамазан аенда ифтарлар оештыру (ифтар дипломатиясе) һәм киләсе Изге Болгар җыены турында барды.