tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти Камил хәзрәт һәм Васил Шәйхразыев Нәзарәттә Татарстанда хәләл индустрияне үстерү хакында фикер алышты
Мөфти Камил хәзрәт һәм Васил Шәйхразыев Нәзарәттә Татарстанда хәләл индустрияне үстерү хакында фикер алышты

Мөфти Камил хәзрәт һәм Васил Шәйхразыев Нәзарәттә Татарстанда хәләл индустрияне үстерү хакында фикер алышты

Бүген, Раҗәб аеның 3нче көнендә (23нче декабрьдә), Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән очрашты. Әлеге чарада шулай ук Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты комитеты җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре һәм куллану базары идарәсе башлыгы Ленар Фәттерахманов катнашты.

Очрашу барышында җитәкчеләр узып баручы елга нәтиҗәләр ясады һәм 2026нчы елга хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләде. Васил Габтелгаяз улы Мөфти Камил хәзрәткә татар-мөселман традицияләрен саклауда һәм ныгытуда актив ярдәм күрсәткәне, Татарстанда һәм Россиядә хәләл индустрияне үстерү буенча зур хезмәтләре өчен ихлас рәхмәтен җиткерде. Васил Габтелгаяз улы Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты комитетының профессиональлеген югары бәяләде.

Очрашу барышында җитәкчеләр илебездә хәләл стандартларын гамәлгә ашыру һәм бу өлкәдәге проблемаларны хәл итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте каршында ведомствоара эшче төркем булдыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Аның составына Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Россия Кулланучылар күзәтчелеге һ.б. оешма вәкилләрен кертергә тәкъдим ителде.

Моннан тыш, очрашуда җитәкчеләр Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты буенча комитет базасында хәләл стандартлар буенча махсуслашкан беренче лаборатория – Россия Хәләл Үзәген булдыру планнары турында сөйләште.

Васил Шәйхразыев шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштырды һәм Мөфти Камил хәзрәтнең татар телендә Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен әзерләү башлангычын хупларга әзер булуын белдерде.

https://dumrt.ru/news/news_32684.html

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*