Бүген, Рабигыль ахыр аеның 1 нче көнендә (27 октябрь) Казанда Бөтенроссия мөселман мәгариф оешмалары укытучылары форумы үз эшен дәвам итә. «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында аның пленар утырышы узды.
Форум Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100-еллык һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә 140 ел тулу кысаларында Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды ярдәмендә Россия ислам институты белән берлектә оештырыла һәм мөселман мәгарифе һәм тәрбиясе өлкәсендә мөһим проблемаларны тикшерү һәм хәл итү мәйданчыгы булып тора.
Форум беренче көнендә мәчет каршындагы курсларда белем бирүче 350дән артык мөгаллимне җыйса, бүген мөселман мәгарифе һәм тәрбиясе системасындагы проблемалар буенча фикер алышуга Татарстанның гына түгел, Саратов, Оренбург, Уфа һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең һөнәри уку йортлары директорлары, мөгаллимнәре дә кушылды. Форумны Татарстан мөфтие урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, Ислам мәгарифе советы рәисе Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин алып барды.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, пленар утырышта ясалган чыгышларда Татарстан һәм Россия өммәте ихтыяҗы өчен конкурентлыкка сәләтле татар телле имамнар әзерләү темасы кызыл җеп булып сузылды. Чыгыш ясаучыларның һәрберсе моның кирәклеген ассызыклады һәм проблеманы чишү юлларын тәкъдим итте.
Бу мәсьәләгә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аерым игътибар бирде. Ул чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстанның ислам уку йортлары республика мәчетләре өчен генә түгел, ә бөтен татар дөньясы өчен кадрлар әзерли: бу белгечләргә Россиянең татарлар тупланып яшәгән төрле төбәкләрендә һәм БДБ илләрендә ихтыяҗ зур. Димәк, имамнар татар телен белмәсә, конкурентлыкка сәләтен югалтачак. Шул ук вакытта Камил хәзрәт искәрткәнчә, Татарстанда мәдрәсә һәм ислам югары уку йортлары, беренче чиратта, республика өммәте өметен канәгатьләндерергә һәм уку процессын аның ихтыяҗларыннан чыгып оештырырга тиеш.
Камил хәзрәт күтәреп чыккан тагын бер проблема чыгарылыш сыйныф укучыларының һөнәри юнәлеше белән бәйле. Аларның бер өлеше дини белемне үсеш өчен өстәмә рәвештә генә ала һәм һөнәри эшчәнлеген имамлык белән бәйләми. Хәзрәт ассызыклаганча, ислам уку йортлары – һөнәри белем бирү учреждениеләре беренче чиратта имамнар әзерләргә тиеш, ә Татарстанда дәгват алып бару бурычларын мәчетләр, мәчетләр каршындагы курслар, «Хозур ТВ» телеканалы, «Азан» радиосы һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең башка массакүләм мәгълүмат чаралары башкара. Шулай итеп, мөфти мәдрәсәләр алдына кабул итү кампаниясе вакытында һөнәри юнәлеш бирү өлкәсендә эшне көчәйтү бурычын куйды.
Камил хәзрәтнең фикере белән аның урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, Ислам мәгарифе советы рәисе Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин да килеште. Мөфтине хуплап, ул «бөтен үзәк Россиядә татар телле имамнарны тәрбияләүгә ихтыяҗ зур» дип билгеләп үтте.
Форум эшендә шулай ук мәртәбәле кунак сыйфатында ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Мәгариф һәм фән министры урынбасары Гүзәл Сәмигуллина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков һ.б. катнашты. Алар Татарстандагы мөселман уку йортларында кадрлар әзерләү системасы үсешен билгеләп үтте.
Форумның пленар өлеше ахырында Татарстанның иң яхшы мөселман укытучыларына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары, «Мактаулы остаз» мактау билгеләре һәм “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгеләре тапшырылды.
Шулай итеп, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллимнәре Наил Яруллин, Гөлүсә Җамалиева, Марат Сәмигуллин, шулай ук Яр Чаллыдагы “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллиме Рафикъ Миңнәхмәтов бүләкләнде. «Мактаулы остаз» мактау билгеләре “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллимнәре Абдуррахман Хусамга, Габдулла Мөхәммәт Мөхәммәткә тапшырылды. “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесенә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллимнәре Камил Вәлиуллин һәм Рамил Зарипов лаек булды.
Көндезге намаздан соң форум эше «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең яңа бинасында фәнни конференция белән дәвам итте.