Шәүвәл аеның 12нче көнендә (31нче мартта), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында катнашты. Әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылды. Җыенда катнашучы шәрәфле кунаклар арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россиянең 37 төбәгеннән барлыгы 900 делегат – кече бизнес вәкилләре, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр бар иде.
Быелгы җыен Россия татар-мөселманнары өчен хәләл азык-төлек җитештерү мәсьәләләре белән үзенчәлекле. Шул нисбәттән әлеге җыен эшендә Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты комитеты җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников та катнашты.
Утырыш алдыннан ТР Рәисе Мөфти Камил хәзрәт һәм башка җитәкчеләр белән бергәләп илебезнең төрле төбәкләреннән кәсепчелек әйберләре һәм төрле эшләнмәләр тәкъдим ителгән күргәзмә-ярминкәне карады. Күргәзмә-ярминкәдә 127 эшмәкәр катнашты.
Катнашучылар хәләл ризык (казылык, каз ите), милли киемнәр, бизәнү әйберләре, сувенирлар, чәй, бал һ.б. белән таныша алды.
Аерым стенд белән Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты комитеты да катнашты. Комитет экспозициясендә хәләл-сертификацияләү өлкәсендәге эшчәнлек һәм казанышлар тәкъдим ителде. Моннан тыш, стенд янында ТР Рәисе һәм Мөфти катнашында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе белән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты арасында үзара хезмәттәшлек хакында килешү имзаланды. Хезмәттәшлек турындагы килешүгә Комитет рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников һәм Роспотребнадзор җитәкчесе Марина Патяшина кул куйды.
Аннары пленар утырыш узды. Җыелышта Габбас хәзрәт Шляпошников чыгыш ясады. Ул Комитет эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде: “27 ел эчендә без региональ сертификацияләү органыннан Россия хәләл-индустриясе лидерына һәм ышанычлы халыкара партнерга кадәр юлны үттек, Комитетның карарлары биш континентта таныла. Бу юл гади булмады, әмма бүген без ышаныч белән шуны әйтә алабыз: ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты – сертификацияләү органы гына түгел, ә фән, гамәли эш, дини экспертиза һәм халыкара хезмәттәшлекне берләштерүче компетенцияләр үзәге», – дип билгеләп узды ул. Габбас хәзрәт искә төшергәнчә, 2025нче елның сентябреннән Россиядә хәләл сертификацияләү органнарын аккредитацияләүнең яңа системасы кертелде, һәм 2026нчы елның 6нчы мартында Комитет Россия тарихында беренче булып Федераль аккредитация хезмәтендә (Росаккредитация) тикшерү узып, ГОСТ Р 70402-2024 стандартына тәңгәл килә, дип танылды.
Пленар утырыш барышында Росаккредитация җитәкчесе Дмитрий Вольвач Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты комитеты җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошниковка аккредитацияләү турында таныклык тапшырды. Габбас хәзрәт үз чиратында Яшел үзән сөт эшкәртү комбинатына, “Чисто Фри” һәм “Итле-Китчен” компанияләренә “Хәләл” стандартына туры килү турында беренче сертификатлар тапшырды.