tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти ярдәмчесе Резеда Закирова: Мөнәҗәтләр милләтнең йөз аклыгын саклый
Мөфти ярдәмчесе Резеда Закирова: Мөнәҗәтләр милләтнең йөз аклыгын саклый

Мөфти ярдәмчесе Резеда Закирова: Мөнәҗәтләр милләтнең йөз аклыгын саклый

«Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге» бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Аны Казан шәһәренең «Гаилә» мәчете ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Мөселманнар» газетасы белән бергәлектә 2025 елның сентябрь-октябрь айларында оештырган иде. Бүләкләү тантанасында ук беренче урын алучылар арасында жирәбә ысулы белән төп бүләк – Гомрә сәфәренә юллама уйнатылды. Җиңүчеләр мәртәбәле дин әһелләре кулыннан бүләкләр алды.

«Мөнәҗәтләр – милләтебезнең йөз аклыгын саклаучы чараларның берсе. Оештыручыларга бик зур рәхмәт. Сезгә бүләкләр бирелә, әмма мөнәҗәтләр белән милләтебез һәм динебез үсешенә керткән өлешегез өчен Аллаһ сезне үзе олыласын», – дип билгеләп үтте бүләкләгән вакытта Татарстан мөфтие ярдәмчесе Резеда Закирова.

Конкурс мөнәҗәт аша ислам динен һәм аның иминлек, мәрхәмәт, мәхәббәт, тынычлык һәм кичерү кебек мәңгелек кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлтелгән иде. Аннары милли моңнарны халыкларга җиткерү, иң яхшы мөнәҗәт башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатларын да алга куйган оештыручылар.

«Сез Аллаһның рәхмәте белән барыгыз да чемпион. Безнең «Гаилә» мәчете һәрвакытта да гаилә кыйммәтләрен пропагандалый. Мөнәҗәтләр дә гаиләдән башлана, анда безнең тарихыбыз да чагылыш таба. Мөнәҗәт – ул рухи тәрбия бирүче мирасыбыз. Алга таба да мондый бәйгеләр күп булсын иде. Аны ел саен уздырырга насыйп булсын. Мөнәҗәтләрсез без татар халкы була алмыйбыз», – дип ассызыклады «Гаилә» мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Шулай ук бәйгене оештыручылар белдерүенчә, мөнәҗәтләр башкаруны яңадан торгызу, аларны башкаруга халыкның һәм җәмәгать оешмаларының игътибарын җәлеп итү дә күз уңында тотыла. Мәчетләр каршында эшләп килүче мәдәрәсә вәкилләре мөнәҗәтне үсеп килүче буынны тәрбияләү процессында куллану максатыннан да бәйгене уңышлы алым, дип санавын әйтте.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*