tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөгаллимә булып туган
Мөгаллимә булып туган

Мөгаллимә булып туган

Бары тик көчле рухлы, сабыр кеше генә укытучы булып эшли аладыр, минемчә. Эльвира Әмирҗан кызы Фатыйхова да нәкъ шушы сыйфатларга ия. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук үзенең укытучы булачагын билгеләп куя Элъвира.

Тәтеш педагогия училищесын тәмамлап, туган районына кайткач, аны үзе белем алган Иске Чүпрәле урта мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгелиләр.

Тәҗрибәле остазлар кулы астында яшь укытучы матур гына эшләп тә китә. Дәресләрен мавыктыргыч, кызыклы итеп үткәрүе белән балаларны үзенә тарта. Укучылар да аны яраталар.

Ул вакытлардан соң 32 ел узган. Ә иң беренче укучылары, сыйныфы һаман да күз алдында.

— Һәр укучым кадерле,- ди Элъвира Әмир кызы. — Әле җитәкләгән сыйныфым 9нчы тапкыр укучылар кабул итүем. Шул үзем әзерләгән тугыз төркемдәге һәр баланың да күз карашына кадәр хәтерлим,-ди үз эшен күңел биреп башкарган мөгаллимә.

Әйе, шулай булмый мөмкин дә түгел шул балалар белән бергә күпме борчу-шатлыклар, йокысыз төннәр, дәртләнеп эшкә барган иртәләр, бәйрәмнәр, ачык дәресләр, җиңүләр узылган бит.
Бала күңеленә ачкыч табу зур осталык һәм көч сорый. Аларны ярату, аларга үрнәк булу, алар белән дөрес аралашу — күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән. Ә Эльвира ханым көчен дә белемен дә кызганмый.

Үзенең белемен арттыру, укыту-тәрбия буенча камилләшү өчен дә тырыша. Мөгаллимә Татар гуманитар педагогия институтын да уңышлы тәмамлаган.

— Укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Мин алар өчен куанып яшим,-ди Эльвира Әмирҗан кызы.

Шәхси тормышы да җайланган аның. Тормыш иптәше Иршат белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Алар да инде гаилә корганнар.

«Укытучы булып эшләү генә җитми, укытучы булып туарга кирәк», дигәнне ишеткәнем бар. Дөньяга килгәндә үк мөгаллимә булып туган да, үз җиренә кирәк булган шәхес ул Элъвира Фатыйхова.

Чыганак: chuprale-online.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*