tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөгаллимәләр киңәштеләр
Мөгаллимәләр киңәштеләр

Мөгаллимәләр киңәштеләр

Азнакайның үзәк мәчетендә әдәп-әхлак дәресләрен укытучы мөгаллимәләр белән киңәшмә-уку уздырылды.

Анда район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Зарипова, Азнакай шәһәре һәм районы имам-хатыйбы Азат хәзрәт Талибуллин, Зәңгәр мәчет имам-хатыйбы Нәфис Хәкимов, мәдрәсә һәм гомумбелем бирү мәктәпләрендә әдәп-әхлак дәресләрен бирүче мөгаллимәләр катнаштылар. Конференциягә күрше Мөслим районыннан да мөгаллимәләр, мөгаллимнәр килделәр. Биредә остазлар дәресләр бирүдә фикер алыштылар, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.  Шулай ук киләчәк эшчәнлеккә кайбер өстәмәләр: әти-әниләр, мәктәп җитәкчеләре белән очрашулар оештыру һ. б. лар да керттеләр. Айдар Фәндәсович әлеге игелекле эшне башкаручы остазларга  олы рәхмәт хисләрен җиткерде.

«Мондый дәресләрнең кирәклеге турында сүз дә булырга мөмкин түгел.  Укучыларның йөрәгенә үтеп керерлек, аларны игелек, әдәпкә өндәүче дәресләр бирәсез. Алга таба да бергәләп-киңәшләшеп бу эшне дәвам итәргә кирәк», – диде ул.

Зөлфия Рәфис кызы да төрле интернет челтәрләр аша балаларның күңеленә начар фикерләр салына торган бу чорда мондый әдәп-әхлак дәресләренең балаларны дөрес юлга басуында чиксез әһәмияткә ия булуын ассызыклады, шәкертләрнең күп һәм файдалы гыйлем туплауларын билгеләп үтте, алга таба да бергәләп  актив эшчәнлек алып барырга өндәде.

Конференциядәгеләр  Мәрьям һәм Зөлфия  остазларның  практик дәресләрен, мөслимлеләрнең ничек итеп дәресләр алып баруда тәҗрибәләрен зур кызыксыну белән карадылар.

Чыганак: aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*