Яңа ел алдыннан һәрбер бала могҗиза көтә, ә безнең Сергач шәһәрендәге “Надежда” cоциаль-тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр икеләтә көтә аны. Һәм могҗиза бүләк итүчеләр бар, Аллаһыга шөкер. Шуларның берсе өлкә татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе булды. Алар бер автобус – 15 кеше килеп, күбесе яшьләр, студентлар, балалар өчен бәйрәм оештырды. Милли костюмнар кигән Кыш бабай белән Кар кызы балаларны җырлатты, биетте, консерватория студентлары төрле мавыктыргыч уеннар оештырды. Корея халык биюен балалар исләре китеп, тын да алмыйча карады.
Әлбәттә, кунаклар буш кул килмәгән иде – һәр балага яшенә карап кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар, Кыш бабай татлы бүләкләр дә өләште. Үзәккә истәлеккә чын чыршы бирделәр. Яңа ел мандаринсыз булмаганны истә тотып, күп итеп шушы җимешне китергәннәр.
Үзәк белән дә танышып чыктылар, яшьләр балалар белән тиз уртак тел табып, рәхәтләнеп аралаштылар.
Гаилә җылысына туймаган тәрбияләнүчеләребезгә шундый матур бәйрәм оештырган өчен үзәк җитәкчелеге, барча коллектив исеменнән зур рәхмәт белдерәм. Шәхсән автономиянең башкарма директоры Тимур Шарафутдинов белән аның урынбасары, өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Зилә ханым Ахмадуллинага олы рәхмәт. Алда да хезмәттәшлек итәрбез дип саубуллаштык алар белән.
Галия ГРИШИНА,
“Надежда” социаль-реабилитация үзәге тәрбиячесе.
Сергач.
РЕДАКЦИЯДӘН.
Автономия десанты Сергач округы Янау авылындагы шәфкать йортында да булды. Алар анда яшәүчеләргә матур концерт номерлары күрсәтте, әби-бабайлар алкышларын кызганмады, хәтта бергәләп җырлаучылар да булды. Әлбәттә, Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр таратты, символик чыршы да бирделәр. Гомер көзләрен шушы учреждениедә уздырырга мәҗбүр булганнарның беразга гына булса да йөзләрендә елмаю булдыра алганнарына нык куанды десантта катнашучылар, җитәкчелек тә, биредә яшәүчеләр дә Яңа ел бүләге өчен зур рәхмәт белдерде.
“Туган як” газетасы