tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Могҗиза» театр студиясе «Ай-ли, замана» гаилә тамашасын күрсәтәчәк
«Могҗиза» театр студиясе «Ай-ли, замана» гаилә тамашасын күрсәтәчәк

«Могҗиза» театр студиясе «Ай-ли, замана» гаилә тамашасын күрсәтәчәк

18 май 12.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында эшли торган, сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе «Ай-ли, замана» дигән театраль тамаша тәкъдим итә. Режиссеры – Зөфәр Харисов.

Шунысы үзенчәлекле: Гаилә елы кысаларында әзерләнгән әлеге гаилә тамашасында студиянең яшь артитлары белән бергә аларның әти-әниләре дә катнаша. «Ай-ли, замана…» театраль тамашасы «Могҗиза» театр студиясе шәкертләренең сезон дәвамында өйрәнгән һөнәрләрен тәкъдим итеп кенә калмый, бер үк вакытта гаилә кыйммәтләрен дә барлый.

«Гаилә елы уңаеннан студиядә әти-әниләр белән уртак проект ясарга уйладык. Гомуми фикергә килеп, бер сәхнәдә гаилә – мәктәп – театр түгәрәге – шушы өч төшенчәне берләштердек. «Ай-ли, замана…» – «Могҗиза» театр студиясе шәкертләренең әти-әниләре катнашындагы беренче тамашасы. Балалар әти-әниләре белән бергә, гаиләләре белән чыгыш ясаячак. Программада җырлар, скетчлар, биюләр көтелә. Шәкертләр остазлары белән бергә дә чыгыш ясаячак. Шушы спектакль-тамаша белән студия үзенең алтынчы театраль сезонын яба», – диде Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, «Могҗиза» театр студиясе укытучысы, «Ай-ли, замана»  театраль тамашасының режиссеры Зөфәр Харисов.

Белешмә:

Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов инициативасы буенча 2019 елның язында оешты. Әлеге изге эш Альбина Сәлимгәрәева җитәкчелегендәге «Во благо вместе» хәйрия фонды инициатив төркем ярдәме белән берлектә тормышка ашырыла. Студиядә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балалар актерлык осталыгы, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәтен үзләштерә.

«Могҗиза» театр студиясе шәкертләренә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театрның талантлы артисты Салават Хәбибуллин белем бирә. Студиянең кураторы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфия Бәшәрова.

Театр студиясе оешканда, бирегә барлыгы 7 бала йөрергә теләк белдергән булса, хәзер исә бу сан 15 кә җитте. Балаларның иң кечкенәсенә – 7, ә иң зурысына – 18 яшь.

«Могҗиза»ның тагын бер үзенчәлекле ягы: укытучыларның балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләве. Бу эшнең нәтиҗәләре дә күренә: кайбер укучылар студиягә йөри башлаганда, татарча бөтенләй белмәсә, хәзер Тукай телендә сөйләшә.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*