ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Мөхәммәтшин: Тукайның тормышчан поэзиясе дөнья мәдәниятенең аерылгысыз өлешенә әверелде
Мөхәммәтшин: Тукайның тормышчан поэзиясе дөнья мәдәниятенең аерылгысыз өлешенә әверелде

Мөхәммәтшин: Тукайның тормышчан поэзиясе дөнья мәдәниятенең аерылгысыз өлешенә әверелде

Бүген Казанда, Татарстан Фәннәр академиясендә, татар әдәбияты классигының тууына 140 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай коммеморация объекты буларак: дәүләт һәм җәмгыять» дип аталган Бөтенроссия фәнни конференциясе ачылды. Фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре Габдулла Тукайның иҗади мирасын саклау, тарихи хәтерне ныгыту һәм киләчәк буыннарга тапшыру, тарихи аң формалаштыру һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре турында фикер алыша. Конференциядә катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Фәрит Мөхәммәтшин республика Фәннәр академиясенә бүгенге чараны оештырганы һәм Татарстан галимнәренең татар әдәбияты классигының мәдәни истәлеген актуальләштерү, аның истәлеген саклау һәм трансляцияләү өлкәсендә төбәкара фәнни-белем бирү багланышларын формалаштыру, гомумән, халык язучысы һәм шагыйренең халыкара имиджын ныгыту мәсьәләләренә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде.

«Туган тел көне һәм татар халкының күренекле улының тууына 140 ел тулу алдыннан мондый игътибар символик мәгънәгә һәм зур әһәмияткә ия. Бүгенге чара ярдәмендә без бай мәдәни мирас калдырган татар шагыйренә рәхмәтебезне җиткерәбез. Үзенең иҗади таланты белән ул, үткәнне бүгенге көн һәм киләчәк белән бәйләп, татар мәдәниятен үстерүнең мөһим юнәлешләрен билгеләде», – диде сәясәтче.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда Габдулла Тукай истәлеген саклау өчен күп эш башкарыла. «Барлык муниципаль районнарда халык шагыйре туган көнне истәлекле чаралар, күргәзмәләр, шигырьләр уку, социаль челтәрләрдә акцияләр белән билгеләп үтәләр. Күркәм гадәткә кергәнчә, Туган тел көнендә ТР Рәисе тарафыннан Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырыла. Шагыйрьгә багышланган объектларда реставрация эшләре алып барыла, Россиядә генә түгел, аннан читтә дә яңа һәйкәлләр куела. Татарстан Фәннәр академиясе, Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан Тукай мирасын өйрәнү буенча киң колачлы тикшеренү эшләре алып барыла», – дип искәртте Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе.

Тукайның гуманистик, тормышчан поэзиясе дөнья мәдәниятенең аерылгысыз өлешенә әверелде, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. «Россиядә яшәүче һәр кешегә кадерле булган бөек рус шагыйре Александр Пушкинны үзенең укытучысы санап, Тукай шигъри тел ярдәмендә якташларына мәңгелек кыйммәтләрне җиткерә алган, ә Тукайның танылган әсәрләре Россия халыклары дуслыгының үзенә күрә шигъри манифестына әверелде», – дип искәртте ул.

Ахырда Фәрит Мөхәммәтшин конференциядә катнашучыларга кызыклы дискуссияләр, нәтиҗәле аралашулар һәм уңышлар теләде.

Конференциядә Россия, Төркия, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстаннан тарих, әдәбият, музей, сәнгать белеме өлкәсендә йөздән артык галим һәм белгеч катнаша.

Конференция кысаларында биш тематик секция («Идеология һәм хакимият аспектында дәүләт коммеморация стратегияләре», «Иҗтимагый аңда һәм коллектив хәтердә Тукай образы», «Мәдәни киңлектә коммеморатив практикалар», «XX-XXI гасырларда Габдулла Тукайның иҗади мирасын актуальләштерү», «Татар мәдәниятендә һәм милли тәрбиядә Габдулла Тукайның роле һәм урыны») эшли.

Бүген конференциядә шулай ук Габдулла Тукай истәлегенә багышланган күргәзмә эшләде, анда бөек шагыйрь тормышының, иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлегенең төп вакыйгаларын ача торган фотосурәтләр һәм документлар тәкъдим ителде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*