21-23 апрельдә Мәскәүдә узган “Малая Родина – сила России” форумында президент Владимир Путин поручениесе белән оештырылган “Служение” Бөтенроссиямуниципаль премиясенә йомгак ясадылар, аңа юлланган 41 313 гаризадан 10 номинация буенча сайлап алынган һәм 100-топ арасына кергән җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Безнең өчен иң куанычлысы – СВОда, кораллы конфликтларда һәм “кайнар” нокталарда Ватаныбыз ихтыяҗын яклаганда һәлак булган авылдашлары истәлегенә 2024 елда Татар Моклокасында төзелгән мемориалькомплекс-сквер проектының “Территория үсеше – халыкның иминлеге” номинациясендә җиңүчеләр сафында булуы. Аны бу премиягә депутатлар Советы депутаты ХайдәрЖамалетдинов, Моклока территориаль бүлеге белгече Марина Сентеева һәм авылның социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Наилә Кинзябаева (фотода) составындагы Спас округы командасы тәкъдим иткән иде.
Россия Президенты администрациясе ярдәмендә бу бәйгене оештыручы Бөтенроссия җирле үзидарә үсеше ассоциациясе исеменнән әлеге проектны урында тормышка ашыруда әйдәп баручы Хайдәр Шәүкәтович Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Илнар САДЕКОВ