tatruen
Баш бит / Яңалыклар / MOÑ театр мәйданчыгында милли бию киче уза һәм «Сосна чабатасы» фильмы тәкъдим ителәчәк
MOÑ театр мәйданчыгында милли бию киче уза һәм «Сосна чабатасы» фильмы тәкъдим ителәчәк

MOÑ театр мәйданчыгында милли бию киче уза һәм «Сосна чабатасы» фильмы тәкъдим ителәчәк

MOÑ театр мәйданчыгында 4 октябрьдә «Милли бию киче» һәм аның кысаларында «Сосна чабатасы» фильмын тәкъдим итү чарасы булачак. Башлана – 19:00 сәгатьтә.

«Кичә программасында фильмны карау, бию перформансы каралган. Тамашачылырга мастер-класс уздырылачак», – дип хәбәр итә MOÑ театр мәйданчыгының мәгълүмат үзәге.

«Кичебез бар Татарстанга таныш чабата биюенә багышлана. Аның үзенчәлеге ритмында: дүрттән ике түгел, ә дүрттән өч! Фильм карарбыз, бию перформансын татырбыз, үзебез дә чабата биергә өйрәнербез», – дип вәгъдә итә оештыручылар.

Кичә барышында тәкъдим ителәчәк «Сосна чабатасы» фильмы Татарстан Республикасы Мәдәни министрылыгы субсидиясенә төшерелгән. Режиссеры – Рәдиф Кашапов.

«Иҗат төркеме чабата аеруча популяр булган авылларның берсенә — Балтач районы Түбән Сосна авылына юл тотты. Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле балетмейстеры да чабатаны беренче тапкыр нәкъ менә Түбән Соснада күреп алып, сәхнәгә күтәргән, киң җәмәгатьчелеккә таныткан», – ди Рәдиф Кашапов фильм турында.

Проектның иҗат төркеме: режиссер – Рәдиф Кашапов, куючы оператор һәм монтаж ясаучы — Илнар Фатихов, оператор — Ильяс Гафаров, тавыш режиссеры һәм музыкант — Тимур Милюков, музыкант — Айдар Әбдрәхимов, хореограф һәм перформер — Алсу Мәгъсүмҗанова.

  • «Сосна чабатасы» фильмының тизеры: https://kinescope.io/gyopFnKSsSUsE es1C1Wvv9
  • Проект мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә гамәлгә куелган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*