tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Монда Ватаным башлана
Монда Ватаным башлана

Монда Ватаным башлана

Үткән ел башында Түбән Новгород өлкәсендәге Кызыл Октябрь округының мәгариф һәм яшьләр эше комитеты “Монда минем Ватаным башлана” (“Здесь Родины моей начало”) округара крайны өйрәнү проектын гамәлгә куйган иде. Ул киләсе елның маенда, Бөек Җиңүнең 80 еллыгында тәмамланыр. Проектның төп оешты­ручылары – Абдулхәмит Садеков исемендәге Зур Рбишча урта мәктәбенең тарих укытучысы Әлфия Мөхәммәтҗанова җитәкчелегендәге округ тарих укытучыларының методберләшмәсе белән мәгариф һәм яшьләр эше комитеты

Крайны өйрәнү сәгате

Зур Рбишча мәктәбендә башланып киткән проект кы­саларындагы чаралар дәвам итә һәм аның чираттагы­сы 17 апрель көнне Садек Абельханов исемендәге Се­мочки тугыз еллык мәктәп филиалы булган Яндавишча мәктәбендә узды. Чарада, хуҗалардан гайре, Зур Рбиш­ча, Уразавыл һәм Салган мәктәпләре командалары да катнашты.

Теркәлү узып, чәйләр эчкәннән соң, мәктәп буенча экс­курсия оештырылды, тарих кабинетындагы этнографик почмак белән таныштырдылар. Анда төрле гасырларда татар халкының көнкүреш тормышында кулланылган җайланмалар, савыт-саба, бүтән бик күп әйберләр ту­планган, аларны еллар дәвамында мәктәпнең тарих укы­тучысы Нәфисә Мусина балалар белән бергә җыйган.

Чараның төп өлеше Россия гимны белән башланды. Аннары Семочки мәктәбе директоры Әлфия Сюняева, аның филиалы булган Яндавишча мәктәбе җитәкчесе Илүсә Измайлова кунакларны җылы сәламләде, Әлфия Алиевна кыскача мәктәп турында мәгълүмат бирде. Бүген биредә 41 укучы белем ала, мәктәпкәчә төркемдә 11 бала тәрбияләнә. Соңгы берничә елда байтак ремонт эшләре башкарылган, бина газ белән җылытыла.

Шулай ук Әлфия ханым проектта актив катнашкан өчен Уразавыл, Зур Рбишча, Салган һәм хуҗалар командала­рына Грамоталар тапшырды, ә Әлфия Мөхәммәтҗанова кыскача проект турында сөйләде.

Чараның беренче өлеше крайны өйрәнү сәгате бул­ды. Аны укытучы Диана Сафина алып барды. Уку­чылар туган якка, кече ватанга мәхәббәт турында шигырьләр сөйләде, Динара авылның тарихы, үсеше, авыл халкының Бөек Җиңүне якынайтуга керткән өлеше, сугыш кырында һәлак булган авылдашларының хәтерен мәңгеләштерү турында мәгълүмат бирде.

Элекке тормыштан бер көн

Чараның икенче өлеше “Крестьян хатын-кызының тор­мышыннан бер көн” дип аталган интерактив экскурсия формасында төзелеп, бик кызыклы һәм файдалы бул­ды. Аны Нәфисә ханым үзе алып барды һәм укучылар элекке крестьян хатын-кызының тулаем бер көнен тас­вирлады, таңнан алып кояш баеганчы нәрсә эшләгәнен күрсәтте.

Көянтәгә чиләкләр элеп, коедан су китерү, мич тергезү, чуен белән аш кую, чылбыр белән көлтә сугу, ашлык бөртекләрен тирмәндә тарту, киледә кесап белән ярма төю, мич төбендә ипи салу, камыр басып салма эшләү, кулда кер юу, аны үтүкләү, табын артына утыргач, ничек дөрес итеп ипи кисү, шикәр ваклау – барысын да эшләп күрсәттеләр. Әле шул арада елаган баланың юеш чүпрәкләрен алыштырып, бишеккә салдылар.

Ә кичләрен хатын-кызлар йон эрләгән, аны каткан, бәйләгән, чигү чиккән. Балалар да тик тормаган – олыра­клары бар эштә дә катнашкан, ә кечеләре кагырчын сыер­ган. Боларның барысын да үзең эшләп карау мөмкинлеге бүтән мәктәп укучыларын да бигрәк кызыксындырды, ә иң мөһиме – чылбыр, ухуат, тирмән, киле, кесап, мичкә ипи утырта торган махсус агач көрәк, җилпуч, кер юу так­тасы, үтүкләү өчен бәләк, каба, орчык, каткыч кебек бөтен әйберләрне табыштырганнар, чара барышында бер-ике гасыр артка кайткандай хис иткәндер үзен барысы да.

Ахырда «Ендовищи – село в татарской степи» дип аталган видеопрезентация күрсәтелде, ә тиздән Нәфисә ханым авторлыгында авыл тарихы турында 2 томлык ки­тап та бастырылып чыгар.

Проектның максаты – балаларга элекке хатын-кызның авыр тормышын күрсәтү, ерак әби-бабайларның көнкүре-ше белән таныштыру һәм бүгенге тормышның кадерен белергә өйрәтү иде. Шулай ук буыннан буынга тапшырыла килгән милли мирасыбызны саклау да максат итеп куел­ган иде һәм барлык максатларга да ирешелде дип беләм, Нәфисә Абдулахатовнага һәм укучыларга зур рәхмәт.

Фәнни-гамәли конференция

Бу көнне биредә тагы бер чара уздыру планлаштырыл­ган иде – ул да булса крайны өйрәнү буенча 14 фәнни-гамәли конференция.

ны гамәлгә куючылар – Кызыл Октябрь округының мәгариф һәм яшьләр эше комитеты белән мәгълүмат-диагностика кабинеты, ә оештыручылары – тарих укытучыларының методберләшмәсе һәм бу юлы Янда­вишча мәктәбе булды.

Әлфия Мөхәммәтҗанова конференцияне ачып, кат­нашучыларны аның программасы белән таныштырды. Конференциянең төп темасы “Минем гаилә ядкәре” (“Моя семейная реликвия”) иде һәм катнашучылар түбәндәге тәртип буенча кызыклы темалар белән чыгыш ясады:

“Әбиемнең сандыгыннан. Бер күлмәк тарихы”, Индира Из­майлова, җитәкчесе Нәфисә Мусина, Яндавишча мәктәбе;

“Мин хәтерлим! Мин горурланам!”, Камилә Харрасова, җитәкчесе Зифа Абдурахманова, Уразавыл мәктәбе;

“Шамаил – гаилә ядкәре”, Айгөл Әбдрәхимова, җитәкчесе Айсылу Әбдрәхимова, Зур Рбишча мәктәбе;

“Чиркәүне торгызу”, Катя Клячина, җитәкчесе Валенти­на Разживина, Салган мәктәбе;

“Безнең гаилә кыйммәте”, Илдар Измайлов, җитәкчесе Эльнар Садретдинов, Уразавыл мәктәбе;

“Без Җиңүнең лаеклы оныклары”, Зур Рбишча мәктәбенең бер төркем укучылары, җитәкчеләре Әлфия Мөхәммәтҗанова.

Менә шундый кызыклы темаларга чыгыш ясады укучы­лар. Әлфия Хәйдәровна чыгышларга йомгак ясап, ав­торларга һәм җитәкчеләргә рәхмәт белдерде, барысын да Грамоталар белән бүләкләде.

Бу көнне Яндавишча мәктәбендә узган чаралар зур проектның бер өлеше буларак, олы әһәмияткә ия һәм укучы­ларга милли-патриотик тәрбия бирүдә аларның мөһимлеге, һичшиксез, зур. Оештыручыларга, гамәлгә куючыларга һәм бу юлы кунакларны кабул итеп, югары дәрәҗәдә уздырган Яндавишча мәктәбе коллективына зур рәхмәт.

Наилә Жиһаншина.

Автор фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*