«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге» бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында беренче урынны алган җиңүче Гомрә хаҗына юллама белән бүләкләнәчәге турында әйттеләр.
Бу хакта «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, конкурсның оештыру комитеты рәисе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәбәр итте.
«Мөнәҗәтләр – ул безнең тормышыбыз. Әти-әниләр, әби-бабайларны хәтерлибез: алар безне мөнәҗәт белән үстергән. Мөнәҗәтне карасаң, ул – дин, әхлак, тәрбия, пәйгамбәрләр тарихы. Мөнәҗәт аша безгә тәрбия бирә иделәр», – ди Рөстәм хәзрәт.
Аның сүзләренчә, күп җырның мәгънәсе булмаса да, мөнәҗәтләр тирән мәгънәле. «Гаилә» мәчете булгач, гаилә әһәмиятен төрле конкурслар аша күтәрергә тырышуларын билгеләп узды имам-хатыйб.
«Мөнәҗәт гаилә тамырлары белән бәйле. Хәзер без оныкларга да мөнәҗәтләр ятлап, бәйгедә катнашырга форсат бирәбез. Алар әби, дәү әниләрен дә төшереп, теркәлү узып, конкурста катнашыр өчен җибәрә ала. Беренче урынга – Гомрә хаҗы. «Кызым, улым, Гомрәгә барам» дип шатлансыннар», – диде Рөстәм хәзрәт.
Яшь буенча чикләүләр юк. Теләгән һәркем катнаша ала. «Әбиләре юк икән, үзләре катнашсыннар», – диде имам-хатыйб.