Оста гармунчылар гомер-гомергә авылның йөзек кашы булды. Ярми мәдәният йортында узган бәйрәмдә әнә шул данлыклы гармунчылар сәхнә тотты. Ярмилеләрдән тыш, шундый бәйрәм буласын ишетеп, бирегә Стәрлетамак шәһәре, Дәүләкән, Благовар районнарыннан, Чишмә районы үзәгеннән һәм шулай ук Бәкәй, Сәйрән, Калмаш, Югары Тирмә, Түбән Тирмә, Биккул, Слак авылларыннан да бу уен коралында оста уйнаучылар килде.
Көннең җылы һәм кояшлы булуы мәйданга җыелган халыкның кәефен тагын да күтәрде. Һәркемнең йөзендә елмаю, тамашачыларда күтәренке рух хөкем сөрә. Шулай булмыйча,18 оста гармунчы бер мәйданга җыелсын әле!
Шундый күркәм чара уңаеннан авылдашларын һәм кунакларны авыл биләмәсе башлыгы Хәнүр Исмәгыйлев сәламләде. Ул бүген Ярмидә гомер итүчеләргә, бигрәк тә өлкән буын кешеләренә һәм хәзерге вакытта үз авыллары өчен яхшы эшләр генә башкарган һәркемгә дә рәхмәт белдерде. Гөлфия Сәрварова башлангычы белән оештырылган әлеге бәйрәмнең зур әһәмияткә ия булуын билгеләп, аның яшьләрдә әлеге уен коралына кызыксынуын арттыру өчен зур этәргеч бирәчәген һәм киләчәктә авылда гармун моңнарының яңгырап торачагына ышанычын белдерде Хәнүр Шаһинур улы.
Мәйданга җыелган өлкән һәм урта буын, төрле яклардан килгән һәм авылдаш гармунчыларның берсеннән-берсе дәртле, моңлы көйләрен, үзешчәннәрнең шул моңнарга кушылып, инде онытылып барган халык җырларын яңгыратуын тыңлап ләззәтләнсә, яшь буын исә үз яшьтәшләренең чыгышларын карап хозурланды.
Әйе, яшь гармунчыларның булуы аеруча куанычлы. Шулай, Рәсүл Шәриповка 16 яшь, ә бу уен коралын буйсындырган инде ул. Әнә бит ничек өздерә! Инде олы яшьтә булып та, кулларында гармун тибрәтеп, үзләренең моңлы көйләре белән бүгенге бәйрәмне ямьләндергән гармунчыларның чыгышын таң калып тыңлады. Ул гына да түгел, кушылып җырладылар, биеделәр дә.
83 яшьлек Клара апа Мөслимовага сокланмаган кеше калмагандыр. Чәчәк гөлләмәсен дә алып килгән, бии дә, җырга да оста. Гомере буе урындагы колхозда эшләгән, биш бала тәрбияләп үстергән авылның хөрмәтле кешесе ул. Слак авылыннан Милә апа Якуповага да 83 яшь, ул бер генә чарадан да читтә калмый, һәр бәйрәмне моңлы чыгышы белән бизи.
Чишмә районы Мәдәният сараеның “Җомга” фольклор ансамбленең күчтәнәчләре – халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдыручы җырлы-биюле тамашасы җыелучыларның күңеленә хуш килде. Урындагы мәдәният йортының “Сәхнә дуслары” театр төркеме һәм “Җидегән чишмә” фольклор ансамбленнән башка бәйрәмне күз алдына да китереп булмый. “Уракчы кыз”, “Өммегөлсем”, “Балтырган” кебек халык җырларын башкарып, өлкән апаларны яшьлекләренә алып кайтсалар, яшь буынга борынгы милли уеннарыбызны күрсәттеләр.
Шунысын да әйтергә кирәк, бүген үзешчән коллективлар үзләренең актив әгъзасын – Илвир Атнагуловны, исән-имин, тиз арада әйләнеп кайтуын теләп, махсус хәрби операциягә озатты. Илвирның контракт буенча хезмәткә җыенуын белгәч, аның мондый карар кабул итүенә авылдашлары бик гаҗәпләнмәгәндер дә. Авылның ихтирамлы гаиләсендә яхшы тәрбия алып үскән егет ул. Шуңа илебез өчен авыр вакытларда аның башкача булдыра алмаганын барысы да яхшы аңлый һәм, бу карарын хуплап, аңа изге теләкләрен юлладылар.
Гөлфия Харас кызы сценарийны бик мәгънәле һәм эчтәлекле итеп төзегән иде. Шуңа бәйрәм чарасы бик оешкан төстә үтте, гармунчыларның чыгышлары җыр-биюләр белән үрелеп барды. Рәүф Нарыкбаев һәм Зилә Карачурина, җыелган халыкны да, чыгыш ясаучыларны да дәртләндереп, чараны оста алып бардылар.
Бәйрәм бүләксез булмый. Чара ахырында барлык катнашучыларга авыл биләмәсе хакимияте, мәдәният йорты һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Кунак булып килгәннәргә биредә һәрвакыт хөрмәт күрсәтәләр, ипи-тоз, якты йөз белән каршы алсалар, шундый ук ягымлылык белән озата да беләләр. Бу көнне дә “Сәхнә дуслары” театр төркеме әгъзасы Фәүзи Исмәгыйлев зур казанда пылау пешерде, ә кунаклар тәмле ризыктан рәхмәтләрен әйтеп сыйланды.
Чынлап та, гармун тавышы елдан-ел ерагая, гармунчыларыбыз сирәгәя барган заманда әлеге бәйрәмнең оста гармунчыларны барлап, бер мәйданга җыйнавы – бик тә кирәкле һәм файдалы эш. Гомумән, ул
тәрбияви әһәмиятле кичәгә әйләнде. Балаларны, яшьләрне халкыбызның күңел җәүһәрләре белән таныштырды, милли музыканың аһәңен тоярга өйрәтте һәм, әлбәттә, гармунда уйный белүнең ир-егетләр өчен никадәр абруйлы икәнлеген күрсәтте. Шул ук вакытта очрашу, аралашу шатлыгы, дуслашу, бердәмләшү мөмкинлеге бүләк итте. Шуңа “Моңнар кайтсын авылга!” бәйрәме, күркәм йолага әверелеп, алдагы елларда да үткәрелер һәм Ярмине янә моңга күмәр әле.
Чыганак: kiziltan.ru