Тубыл районы китапханәсендә Гыйльминур Давалеваның «Моңлы хисләр» дип аталган яңа китабының презентациясе узды. Гыйльминур апа 3 китап авторы. Алдагы ике китабы «Дәлия» псевдонимы белән бастырылган иде. Өченче китабы бик тә көтеп алган бүләк. Күп генә вакыт аның шигырьләре дәфтәрдә сакланалар, бары тик әнисенең васыятын үтәү теләге белән шигырьләр җыентыгын бастырды ул.
Очрашуда Гыйльминур апа үзенең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды.
«Моңлы хисләр» җыентыгы редакторы Клим Садыйков китапны бастырыр юлын әзерләү турында сөйләде, үзе яраткан шигырьләрдән өзекләр укыды. Кичәгә өлкәдә танылган шагыйрә Галия Абайдуллина да килгән иде. Ул Гыйльминур апаның беренче укытучысы, остазы, якын дусты. Үзенең укучысы-шагыйрәгә матур шигырь багышлады. Икенче шагыйрә Дилә Хәбибуллина да дустына шигырь бүләк итте. Кунаклар кызыксындырган сорауларына җавап алып, экранда шагыйрәнең туган авылы – Лаемтамак табигате, кешеләрен чагылдырган фоторәсемнәр карап, җыентыктагы шигырьләрне укып, Гыйльминур апа белән якыннан таныштылар.
Очрашу җылы атмосферада, күңелле, файдалы үтте.
Зөлфирә ФАЗЫЙЛОВА