Канаданың Монреаль татарлары җәмгыяте Корбан гаетен чәй өстәле янына җыелып уздырган. Бу хакта Монреаль Татар Ассоциациясе рәисе Зилә Миргалиева хәбәр итте.
“Кичәне, бәйрәмнең эчтәлеген хөрмәт итеп, күңел ачып түгел, ә парлашу-танышу форматында ясадык. Күптән түгел безгә Татарстанның Бөгелмә районыннан яңа гаилә күчеп килде – Михаил Езков белән Алсу Рахманова һәм аларның ике баласы, кичәгә алар да чыкырылды”, – диде “Татар-информ” әңгәмәдәше.
Кичәгә килгән барлык кешеләр бер картада үзләренең кайдан күчеп килгәннәрен билгеләп үткән. “Нәтиҗәдә кунакларның Татарстан, Башкортстан, Үзбәкстан, Казахстан, Төркия, Кытай, Россиянең төбәкләре (Самара, Оренбург), Одесса, Мәскәү шәһәрләреннән килгән булулары ачыкланды”, – ди Зилә Миргалиева. Килгән кунаклар арасында инде менә ике ел Монреальдә яшәгән Австралия татарлары булуы да ачыкланган.
“Канадада туучы татар яшьләре дә биредә хәйран иде”, – дип белдерде Зилә Миргалиева.
Кичәдә җәмгыятьнең киләчәк планнары турында да сөйләшенгән. Куелган максатлар арасында: яңа уку елыннан башлап, ешрак иҗади очрашулар уздыру – мәсәлән, документаль, нәфис фильмнар карау, алар буенча фикер алышу; кулинар һәм иҗади мастер-класслар үткәрү, ди оештыручылар.
Мәгълүмат өчен. Монреальдә Татарлар Ассоциациясе рәсми рәвештә 2002 елның 4 июлендә теркәлгән. Аңа Талип Кудеки нигез салган. Ассоциациядә якынча 90 гаилә исәпләнә.
“Татар-информ” МА