Бәхетле балачакка багышланган икенче тапкыр оештырылган балалар фестивале 2019 елның 19 май көнне Монреальда узды. Бу күркәм чараны мирас саклау буенча актив эш алып барган провинциаль оешма (Société du patrimoine d’expression du Québec) оештырган. Канаданың Квебек провинциясендә мәдәни мирасны яңадан кайтару, халыкларны берләштерү бик зур игътибарга алына һәм бик уңышлы чаралар оештырыла.

Бу ямьле май көнендә дә зур коллективлар белән беррәттән Мирас татар үзәгенең иң кечкенә артистлары матур итеп чыгыш ясады. Чара зур масштаблы иде. Тугыз балалар ансамбле, ике яшьтән унике яшькә чаклы балаларны җәлеп иткән бәйрәмдә 116 артист зур сәхнәдә осталыкларын күрсәтте.

Венгр, мадьяр, рус, кытай, молдаван, болгар, әрмән һәм башка бик күп милләт халкын күрсәткән костюмнар арасында татар, башкорт халкының алтын укалар белән чигелгән милли киемнәре дә бәйрәм бизәге булып балкыды. Костюмнар парадында балалар белән зурлар да янәшә атлады, шулай бик матур күңелле парад яз сулышы белән җанландырды.

Мирас татар мәдәни үзәге, әлбәттә, үзенең эшләре белән горурлана ала. Менә ике ел инде шәһәр, провиниция сәхнәләрендә безнең халкыбыз вәкилләре бик күп башка милләтләр арасында чыгыш ясап, татарларны, башкортларны дөньяга танытып, яраттырып, дус-тату булып яшәп килә. Бу бит чын каһарманлык, милләтпәрварлык!
Бик күп катнашучылар да, тамашачылар да татарлар янына килеп: “Без сезнең 2018 елдагы бик матур чыгышларыгызны да һаман онытмадык әле, әфәрин!- дип мактап сәламләде.
Йолдызчыкларыбызны матур чыгышлары белән котлыйбыз һәм, алла бирса, алда торган 22 июнь көнне Монреальдагы Сабантуй бәйрәмендә очрашуны көтеп калабыз. Уңышлар сезгә!
Гөлнара Шәйдуллина
Татар мәдәни “Мирас” үзәгенең вәкиле