tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мордовия мәктәбендә махсус хәрби операция катнашучысы хөрмәтенә “Герой партасы” ачылды
Мордовия мәктәбендә махсус хәрби операция катнашучысы хөрмәтенә “Герой партасы” ачылды

Мордовия мәктәбендә махсус хәрби операция катнашучысы хөрмәтенә “Герой партасы” ачылды

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәрен дәвам итеп, Әзүркә урта мәктәбендә патриотик чарада катнашты.

Мәктәптә 2025 елның июнендә, Ватанны саклап, сугыш барышында һәлак булган Али Абдуллов истәлегенә Герой партасын урнаштырдылар. Ул туган авылында җирләнгән. Батырлык ордены белән бүләкләнгән (үлгәннән соң).

Әлеге инициатива Мордовиянең “Татар бизнесменнары клубы” иҗтимагый оешмасы әгъзалары тарафыннан гамәлгә ашырылган.

Чара укучыларны, укытучыларны, хакимият вәкилләрен һәм геройның туганнарын җыйды. Герой партасы – парта артындагы урын гына түгел, ул Ватанга тугрылык, намус һәм фидакарь хезмәт символы.

Очрашу барышында Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы мәктәпкә Татарстан Республикасы бүләге булган китаплар комплекты тапшырды.

Шулай ук укучылар Россия герое Дамир Йосыпов белән дә  аралашу, истәлеккә фотога төшү мөмкинлегенә ия булды. Чара тирән ватанпәрвәрлек хисе белән сугарылган иде. Ватанның шундый батыр уллары  бүгенге яшь буын өчен үрнәк булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*