2 июльдә Мордовия Республикасының Ләмбер районы Аксюн авылы (Сарансктан 10 км ераклыкта урнашкан) болынында XII Бөтенроссия татар авыллары сабан туе гөрләп узды. Бу җирлеккә эшлекле сәфәр белән әлегә булганыбыз юк иде, шуңа ил күләмендәге милли бәйрәмебезнең өлешен алырга үз транспортыбыз белән редакциябезнең журналистлары тулаем составта диярлек барды. Мордовия җирендә Мочали, Рбишча, Суыксу һәм башка кайбер авыллардан дус-танышларыбызны байтак очраттык.
80 гектар җир биләп алган мәйдан спорт, җыр-моң, күңел ачу, сәүдә итү зоналарына бүленгән иде. Төрле нокталарда авыл хуҗалыгы техникасы һәм продукциясе, ретро-автомобильләр күргәзмәләре эшләде, атлар чабышы узды, милли спорт төрләре – армреслинг, гер күтәрү буенча спартакиада оештырылды, мордва милли көрәше һәм фин-угор ярышлары традицияләре күрсәтелде, төбәкара балалар вокаль иҗаты фестиваленең гала-концерты гөрләде. Һәр районның вәкилләре үзләренең продукцияләрен, декоратив-гамәли һәм сынлы сәнгать осталары эшләрен, милли ашларын тәкъдим итте. Татарстан утарында кунакларны Кукмара районы делегациясе кабул итте.
Аш-су нокталарын санап бетергесез һәм иң мөһиме – алар бер рәттә генә урнашкан иде. Туклану өстәлләре һәм эскәмияләренең аларның каршыларында ук булуы һәм күплеге дә бик урынлы булды. Әйтерсең, аларны бөтен республикадан җыйганнар. Халыкның шәхси гигиена ихтыяҗлары өчен булдырылган махсус урыннарның күплеген, болынга вакытлыча су челтәре сузып, адым саен диярлек юынгычлар һәм чүп-чар өчен баклар урнаштыруны аерым билгеләп үтәргә кирәк.
Ачу тантанасы һәм зур концерт сабантуйның үзәк мәйданында узды. Берничә катлы тамашачылар трибунасында урын алган илебезнең 35 төбәгеннән килгән меңләгән делегат каршында башта Мордовия Республикасының иҗади төркемнәре, хореографик коллективлары һәм үзешчән артистлары искиткеч зур сәхнәләштергән тамаша күрсәтте, әмма ләкин күбесе мордва халкының традицияләре күрсәтелде.
Бөтенроссия авыл сабан туе кунакларына сәламләү мөрәҗәгатьләрен Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Идел буе федераль округында Президентның вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров юллаган. Аларны укыганнан соң сүз Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов һәм Мордовия җитәкчесе Артем Здуновка бирелде. Республика башлыклары милләттәш-якташларын бәйрәм белән котладылар, аның әһәмиятен билгеләп үттеләр. Рөстәм Нургалиевич шулай ук үз чыгышында Мордовия җирлеге хуҗаларына һәм Татарстаннан килгән оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде, ә ахырда “Татар эшмәкәрләре клубы” иҗтимагый оешмасы активистларын “Фидакарь хезмәт өчен”, “ТАССР төзелүнең 100 еллыгы” медальләре белән бүләкләде, шулай ук оешмага микроавтобус бүләк итте.
Сабантуйның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев, билгеле UFC көрәшчесе, чыгышы белән Мордовиянең Азюрка (Белозерье) авылыннан булган Ринат Фәхретдинов та бар иде. Сабантуй байрагын күтәрү хокукы нәкъ менә Ринатка һәм җирле “Юлдаш” КФХсы җитәкчесе Рафик Фетхулловка бирелде.
Тантана милли бәйрәмнең төп символы – “Тулпар ат”ны Әстерхан өлкәсе губернаторы администрациясе җитәкчесе Павел Паутовка тапшыру белән тәмамланды. Киләсе елда ХIII Бөтенросссия авыл сабантуе Каспий диңгезе ярларында колач җәяр. Моңа кадәр Әстерхан җире 2008 һәм 2017 елларда Федераль Сабантуйны кабул иткән иде инде.
Рәсми өлеш тәмамлангач, баш сәхнәдә көне буе дәвам иткән концерт башланды. Фирдус Тямаев, Айдар Галимов, Искәндәр Биктаһиров, Алинә Шәрипҗанова, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Вил Усманов, “Казан” бию ансамбле, “Фәридә-Алсу” дуэты һәм эстрадабызның башка танылган популяр артистлары һәм коллективлары халыкның яраткан җырларын башкарды. Аларның чыгышлары арасында Мордовиянең сәнгать коллективлары төрле милли жанрдагы иҗади номерларын күрсәтттеләр.
Көрәш бәйгесендә ике келәмдә 25 регионнан 8 үлчәү категориясендә йөзгә якын ир-егет көч сынашты. Тамашачылар арасында рбишчалылар Зәки Валемеев белән Максут Сәмиуллинны, мочалилылар Мирзәхләм Абдулганиев, Әнәс Фазлуллин белән Фәрит Айнетдиновны һәм суыксулылар Әнвәр Зыядетдинов белән Ансар Исхаковны таныдык.
Ярышларның баш хөкемдары вазифаларын чыгышы белән Мордовиядән булган, грек-рим көрәше буенча Олимпия һәм Дөнья чемпионы Алексей Мишин үтәде. Аксюн сабантуеның абсолют батыр исеменә Татарстан көрәшчесе Раил Нургалиев лаек булды. Татарстан Республикасы Президенты бүләген – Лада Гранта машинасы ачкычларын чемпионга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.
Гомуми алганда, Аксюн авылында узган сабан туе югары дәрәҗәдә үтте. Ул һәрвакыттагыча, төрле милләт вәкилләрен берләштерде, аларның татулыгын, халкыбызның гореф-гадәтләре байлыгын, кунакчыллыгын тагын бер тапкыр исбатлады. Шуңа оештыручыларга рәхмәт белдерәсе килә. Әлбәттә, барыбызны да аның масштабы, үзенчәлеге хәйран калдырды. Ерак сәфәргә чыккач, маҗараларсыз да булмый инде, шәхсән безгә бәйрәм шулкадәр ошады ки, кайтыр юлдан очраклы рәвештә чак кына кире кайтмадык.
Илнар САДЕКОВ.
“Туган як” газетасы