15 сентябрь көнне Мордовия республикасының Татар Пешләсе авылында Татар мифологиясе фестивале узды. Оештыручылар арасында Тимур Чугонов – проект авторы, оештыручы, Наиля Галеева – идея авторы, этнограф.
Фестивальда балалар, аш-су, китапханә мәйданчыгы һәм шулай ук җыр-биюләр, уеннар өчен дә мәйданчык бар иде. Фестиваль өчен махсус кулдан ясалган стендлар да оештырылган, аларда мифологик геройлар тискәре итеп түгел, ә уңай итеп күрсәтелгәнәр.
Стендлар янында фотога төшеп, #татмиф хештегы белән социаль челтәрләргә куючыларга бүләкләр тапшырылды.