tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мордовиядәге татар авылларында өлкәннәр айлыгы кысаларында төрле чаралар уздырыла
Мордовиядәге татар авылларында өлкәннәр айлыгы кысаларында төрле чаралар уздырыла

Мордовиядәге татар авылларында өлкәннәр айлыгы кысаларында төрле чаралар уздырыла

Мордовиянең «Юлдаш» газетасында Наилә Насырованың «Өлкәннәргә дан-хөрмәт» дигән язмасы чыккан.

«Халыкара өлкәннәр ае дәвам итә. Тормышыбызны ямьләп, акыллы киңәшләрен биреп яшәүче, сабыр, зирәк, изге җанлы олы яшьтәге ак яулыклы әбиләребезне, апаларыбызны, матур түбәтәйле бабайларыбыз-абыйларыбызны бәйрәмнәре белән ихлас йөрәктән тәбрик итәбез һәм озын-озак бәхетле гомерләр, күтәренке кәеф, балалар-оныклар куанычы теләп калабыз. Сезнең барыгызга да гомерегезнең һәр көнен сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм якыннарыгызның күңел җылысын тоеп үткәрергә язсын!

Мордовия Республикасында, 2025 елның 1 октябренә китерелгән саннар буенча, 790 197 кеше яши, шул исәптән 30 яшьтән 60 яшькә кадәрге өлкәннәр – 339 982 кеше, 60 яшьтән өлкәнрәкләр – 172 263 кеше, ә республиканың озак гомерле кешеләре – 60 яшьтән өлкәнрәкләр – 172 263 кеше. Мордовиядә 80 яшьтән өлкәнрәкләр – 11 063 кеше. Барлыгы Мордовиядә 212 меңнән артык пенсионер яши.

Социаль фондның Мордовия буенча бүлеге Халыкара өлкәннәр көненә катнашы булганнарны чын күңелдән бәйрәм белән котлый һәм көмеш яшьтәге гражданнарга фонд линиясе буенча төрле ярдәм чаралары каралуын искәртә. Мәсәлән, 80 яшькә җиткән картлык буенча иминият пенсиясен алучыларга Социаль фонд бүлеге пенсиягә билгеләнгән түләүләрне икеләтә арттыра. 2025 елда картлык буенча иминият пенсиясе алучы республика гражданнары өчен теркәлгән түләү күләме 8 907 сум 70 тиен тәшкил итә, ә 80 яшьтән өлкәнрәкләр өчен – 17 815 сум 40 тиен. Югары теркәлгән түләүгә бары тик картлык буенча иминият пенсиясен алучылар гына хокуклы.

Бүгенге көндә Мордовиядә 22 312 пенсионер пенсиягә югары теркәлгән түләү ала, шуларның 17 944се – хатын-кызлар, 4 368се – ир-атлар.

Республикада яшәүче 3 012 кеше инде 90 яшен билгеләп үтте (ягъни Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы классификациясе буенча озак яшәүчеләр булып санала), ә аларның 57се гасыр чиген узган. Төбәкнең иң өлкән яшьтәге хатын-кызы Большие Березники районында яши: берничә көн элек аңа 103 яшь тулган. Иң өлкән ир-ат – Саранск шәһәре кешесе. Ноябрьдә ул шулай ук үзенең 103 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Озак яшәүчеләргә иң бай Мордовия башкаласы булып чыкты: Саранскта 90 яшьтән өлкәнрәк 1 031 пенсионер яши.

Шулай ук 2025 елдан башлап Мордовия буенча СФР бүлеге 80 яшькә җиткән республика халкына пенсиягә өстәмә буларак өстәмә түләү (2025 елда – аена 1 314 сум) рәсмиләштерә. Элек бу түләүне эшләмәүчеләр өлкән яшьтәге гражданнарны карау сәбәпле рәсмиләштергәннәр.

Чәчләренә чал кергән олыларыбызны, ай буе төрле-төрле юллар белән күңелләрен берәр мизгелгә булса да күтәрергә теләп, хөкүмәт белән бергә Мордовия күләмендә хөрмәтлибез. Гадәттәгечә, Өлкәннәр айлыгында Темников районы Митрял авыл китапханәчесе Венера Ялышева белән авыл клубы мөдире Зәйнәб Утешева картларга һәм уллары махсус хәрби операциядә булган ата-аналарга баллы бүләкләр тапшырдылар.

10 октябрь көнне Митрялы мәдәният йортында олыларны җыеп концерт оештырдылар. Темников мәдәният йортында «Веселушки» һәм «Агыйдел» ансамбльләре бик матур концерт бүләк иттеләр. «Агыйдел» ансамблендә Гөлфия АкбулатоваВенера ДашкинаЛюбовь Шайкина татар җырларын халыкның күңеленә үтәрлек иттереп башкардылар. Алар айлык хөрмәтенә Урей, Рус Караево, Андреевка, Жегалово һәм башка авылларда да чыгыш ясадылар инде. Чиратта татар авылларында чыгышлары дәвам итәчәк.

Шулай ук Ләмберә районы Аксен авыл клубы, Татар Тавласы авылы клубы, Ләмберәнең «Алмаз» мәдәни һәм спорт үзәге автоклубы белән берлектә Т.Тавласында олылар хөрмәтенә зур концерт оештырдылар. Концертны авыл клубы җитәкчесе Зөһрә Абузярова алып барды. Аксен авыл клубы җитәкчесе Әлфия Башированың яшь артистлары татар җырларын һәм дәртле такмакларын яңгыратты. Тавланың «Шатлык» балалар ансамбле вәкилләре дә җырлар җырлады, шигырьләр сөйләде.

Мондый очрашулар- заманның чын бәйләнеше, безнең бер зур бербөтен булуыбызны искә төшерү»

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*