Мордовиядәге иң зур һәм иң перспективалы авылларның берсе Аксеново авылы үзенең 350 еллыгын бәйрәм итә. Бүген авылда 1000 гә якын кан кардәшебез гомер итә. Авылда өч мәчет, алар каршында мәдрәсәләр эшләп килә. Узган гасырның 90 нчы елларда колхозлар таркалган бер чорда шушы авыл егете Рафек Феткуллов авылны бөтенләй таркатмас өчен «Юлдаш» дигән КФХ оештыра. Бүген анда 100 гә якын кешегә эш урыны булдырылган. Авылның юбилей бәйрәмен төп оештыручысы да әлеге хуҗалык. Милли рухта әзерләнгән авыл юбилее. Башка җирләрдә гомер итүче авылдашлары кайткан, дәрәҗәле кунаклар килгән.
Бәйрәм сәхнәсеннән Рафек Феткулловка Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ренат Зиннур улы Закиров Татарстан Президенты Рәхмәтен җиткерде.Шулай ук, милли 
Рамис Сафин
Мордовия









