tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мордовиянең татар авыллары мәктәпләрендә соңгы кыңгырау
Мордовиянең татар авыллары мәктәпләрендә соңгы кыңгырау

Мордовиянең татар авыллары мәктәпләрендә соңгы кыңгырау

Соңгы кыңгырау… Мәктәп елларына бәйле бу бәйрәмнең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк түрендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән?!

Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау, кабатланмас хатирәләр, дулкынландыргыч мизгелләр булып һәркемнең күңел түрендә сакланыр ул. Россиянең һәр мәктәбендә унберенчеләр һәм тугызынчылар катнашында бәйрәм линейкалары үтте. Тантаналы чаралар республиканың татар авылларында да узды. Шул исәптән татар әдәбияты классигы Шәриф Камалның туган авылында, Рузаевка районы Татар Пишләсендә. Быел җирле мәктәптә барлыгы 24 тугызынчы һәм 6 унберенче сыйныф укучысы бар.

Чыгарылыш укучыларын Мордовия Республикасы Башлыгы һәм Мордовия Республикасы Хөкүмәте Администрациясе җитәкчесе урынбасары Александр Сайгачев сәламләде һәм котлады.

Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбендә беренче сыйныфта традицион «1 нче сыйныф белән хушлашу» бәйрәме узды. Алар үзләренең беренче җиңүләрен-мәктәпнең «Әлифба» китабын өйрәнүне тәмамлауларын билгеләп үттеләр. Ул балаларны укырга гына түгел, ә дус, тәрбияле булырга, Туган илләрен яратырга һәм мәктәп кагыйдәләрен үтәргә дә өйрәтте.  Мәктәп җитәкчеләре белән бергә, сыйныф җитәкчесе Риана Ринат кызы Батршина үз укучыларын 1 сыйныфны тәмамлаулары, белем баскычы буенча уңышлы узулары белән котлады. Бу ел укучылар һәм ата-аналар хәтерендә иң дулкынландыргыч һәм авыр ел буларак кына түгел, ә иң шатлыклы һәм кызыклы ел буларак та калачак. Әйтеп китәргә кирәк, быел 11 беренче сыйныф укучысы икенче сыйныфка уңышлы күчте, ә алар урынына 1нче сентябрьдә 15 укучы мәктәп бусагасын атлар – бу шатлыклы күренеш.

Ә 24 май көнне мәктәптә уку елы тәмамлануга багышланган тантаналы линейка узган. Мәктәп директоры Надия Харис кызы Заликова белән әңгәмәдә шул истәлекле көн турында сөйләштек. Ул:

– Линейкада унҗиде 9 нчы сыйныф укучылары һәм бер 11 нче сыйныф укучысы булган Крестина Никишанина өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Ел саен уздырыла торган гадәт буенча, уку елы дәвамында мәктәп, район конкурсларында һәм төрле юнәлештәге чараларда актив катнашкан укучыларны бүләкләү, матур теләкләр теләп үтте. Тагы бердә традициягә әйләнгән матур гадәт яши: беренче һәм унынчы сыйныф укучылары чыгарылыш сыйныфлыларга төрле-төрле матур теләкләр тутырылган “Бәхет капчыгы” дигән мешочыкларны бүләк итәләр.

Тантаналы чарада вальс биелде, сәнгатьле шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды һәм бергә, күңелләр тулып, моңсуланып елап та алдык.

Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз, бәхетле киләчәк сезгә, балалар. Укытучыларга зур рәхмәт. Әти-әниләр дә нык тырышты, исә-имин булыгыз. Ә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен үтә дә дулкынландыргыч мизгелләр җитте. Тормыш дилбегәсен нык тотыгыз, кызлар-егетләр, бәхет-ләрегезне кулдан ычкындырмагыз, туры юлдан гына атлагыз. Киләчәк сезнең кулда, шуны онытмагыз! Хәерле сәгатьтә!

Ромоданово районы Алтар урта мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау яңгырый, димәк, алар өчен тормыш китабының иң мөһим битләренең берсе үтелде. Биш тугызынчы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен традицион бәйрәм – һәрвакыт шатлыклы, дулкынландыргыч һәм бераз моңсу. Вакыт аяусыз йөгерә. Күптән түгел генә хәзерге чыгарылыш сыйныф укучылары беренче сыйныфка оялчан һәм ышанычсыз кергәннәр кебек тоела. Соңгы кыңгырау бәйрәмендә Алтар урта мәктәбе директоры Диана Наиль кызы Нугаева, Ромоданово районы мәдәният бүлеге начальнигы Любовь Николаевна Рудакова һәм Алтар авыл администрациясе башлыгы урынбасары Эльвина Камиль кызы Исхакова мәктәпне тәмамлаучыларга үгет-нәсихәт һәм яхшы теләкләр белән мөрәҗәгать итте.

Мәктәп директоры урынбасары-киңәшчесе Венера Галлям кызы Конешевадан мәктәптә ни өчен чыгарылыш сыйныф тугызлылар гына, дип сорадым. Ул:

– Быел Алтар мәктәбен биш тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый. Берничә ел инде шулай, чөнки алдагы бердәм дәүләт имтиханнары (ЕГЭ) укучыларыбызны куркыта. Тугызлыларыбыз я училищеларга укырга керәләр, я Ромодановога, я Белозерьега унынчы сыйныфка китәләр. Ә Соңгы кыңгырау бәйрәме җыр-моң дулкыны белән үрелеп барды. Мәктәбебездә соңгы кыңгырау бәйрәме үтте, соңгысы булмасын! Тантананың төп геройлары әти-әниләренә, укытучыларына рәхмәт сүзләрен күңел түрләренә үтеп керердәй җырлары һәм шигырьләре аша белдерделәр. Һәр чыгыш кунакларның күңелендә якты һәм җылы тәэсирләр калдырды. Бәйрәм артта, ә бүген (27.05.2024.) алар ОГЭ тапшыралар. Ихластан уңышлар телим укучыларыбызга.

– Тагы бер соравым бар: киләчәктә мәктәбегезгә килүче укучылар булырмы?

– Быел Алтар мәктәбенең беренче сыйныфын 3 укучы тәмамласа, яңа уку елына – 6, ә 2025-26 уку елына тагы 7 укучы киләчәк. Алда кыңгыраулар шалтырар әле дигән ышаныч бар.

Тагы Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбендә – ике, киләсе елга – 4; Татар Тавла төп мәктәбендә – 6, киләсе елга – 7; Торбеево районы Жуково урта мәктәбе филиалы Татар Юнки төп мәктәбендә – 8, киләсе елга – 6 (1 нче сентябьгә – 2); Кадошкино районы Большие Поляны төп мәктәбендә 3 укучы мәктәпне тәмамладылар. Ирексездән түбәндәге мәсьәләләр калка: мәктәпләрдә укучылар саны азая. Кайбер предметтан укытучылар кытлыгы туа. Авылларда халык саны күз күреп кими. Авыл мәктәбендә техник шартлар җитми. Килеп йөрүче укытучының укучыларны имтиханга әзерләү өчен вакыты калмый. Педагоглар картая…

Наилә НАСЫРОВА

Чыганак: “Юлдаш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*