“Умырзая” җыр һәм бию халык ансамбле инде 50 ел буена Мордовия татар милли мәдәниятенең йөзек кашы булып санала.
Оешуның беренче көненнән алып ансамбль җитәкчеләре дә, группага йөрүчеләр дә иҗат яратучы, матур һәм үзенчәлекле татар мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә үзләреннән көч өстәүче чын энтузиастлар булдылар.
Илле ел буенча Ләмбрә районында гына түгел, Мордовия республикасының барлык татар бәйрәмнәре, бик күп мөһим милли-мәдәни чараларда “Умырзая” коллективы катнашып килде. Әлеге коллектив чыгышы республикакүләм бәйрәмнәрнең күркәм бизәге булып тора һәм аларга үзенә бер милли төсмер бирә.
Мордовия Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гүзәл Казакова җитәкчелегендәге коллектив репертуарны яңарту буенча һәрчак иҗади эзләнүдә, үсештә. Алар заманча татар җырлары белән бергә, искереп һәм онытылып бара торган җырларны да эшкәртеп татар тамашачысына җиткерә.

Ярты гасырлык юбилеен “Умырзая” ансамбле республика күләмендә лаеклы итеп билгеләп үтәчәк. 6 апрель көнне Республика мәдәният сараенда әлеге мөһим дата уңаеннан зур юбилей концерты узачак. Бу көнне коллектив үзенең яраткан тамашачысына инде күпләр яратып өлгергән чыгышларын, әлбәттә инде үзләренең яңа бию һәм җырларын тәкъдим итәчәк.