tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мөселман хатын-кызлар оешмалары белән эшләячәкбез»
«Мөселман хатын-кызлар оешмалары белән эшләячәкбез»

«Мөселман хатын-кызлар оешмалары белән эшләячәкбез»

Мәскәүдә XIV Бөтенроссия хатын-кызлар мөселман оешмалары съезды узды. Аның эшендә Россия мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, шулай ук Россия Федерациясенең барлык федераль округларыннан мөселман хатын-кызлар оешмалары җитәкчеләре, Белоруссия һәм Үзбәкстаннан кунаклар катнашты. Чара Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды ярдәмендә «Евразия хатын-кызлар гуманитар академиясе» автоном коммерцияле булмаган югары белем бирү оешмасы тарафыннан оештырылды. Катнашучылар арасында өлкәбез вәкилләре: Ислам мәгърифәт үзәге директоры урынбасары Әнисә Юсупова һәм Юршак авылы мөселман дини оешмасы рәисе Хәлилә Шамакова да бар иде.

Катнашучылар яшьләргә рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү, дини һәм дөньяви этика өлкәсендә белгечләрнең квалификациясен күтәрү һәм яңадан һөнәри әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, волонтерлыкны һәм иҗтимагый эшне үстерү өчен социаль проектлар тәкъдим иттеләр.

Съезд йомгаклары буенча мөселман хатын-кыз оешмаларының Россия һәм дус илләрнең дәүләт һәм иҗтимагый институтлары белән хезмәттәшлеген ныгытуга юнәлдерелгән резолюция кабул ителде. Документ уртак проектларны һәм фәнни инициативаларны үстерүне, гуманитар ярдәм җыю эшчәнлеген киңәйтүне, шулай ук социаль-сәяси конфликтлар һәм террорчылык актлары нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарны психологик һәм рухи тернәкләндерүне күздә тота.

Съезд эшендә чираттагы мәртәбә катнашкан Хәлилә ханымны 3 ел элек бу съездда советка керткәннәр. Ул анда Урал округындагы мөселман хатын-кызлар оешмалары вәкиле булып тора. Шунда ук Хәлилә Шамакованы борынгы мәчетне торгызудагы тырышлыгы өчен беренчеләрдән булып Бөтенроссия хатын-кызлар мөселман оешмалары съездының «Россиянең хатын-кыз мөселман җәмгыятенең үсешенә өлеш кертүчеләрнең иң лаеклысы» медале белән бүләклиләр. Советта алар хатын-кыз мөселман оешмалары эшләре турында сөйләшәләр. Хәлилә ханым алдындагы бурыч: барлык хатын-кыз мөселман оешмаларын берләштерү, алар белән бергәләп эшләү, Россия дәрәҗәсенә чыгу. «Кем волонтер эше белән шөгыльләнә, кем хәләл продукция җитештерә – барысы белән уртак тел табарга, ярдәм итәргә тырышачакбыз», – дип сөйләде ул.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*