tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөселман яшьләре макулатура җыя: республикада «Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит» акциясе игълан ителде
Мөселман яшьләре макулатура җыя: республикада «Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит» акциясе игълан ителде

Мөселман яшьләре макулатура җыя: республикада «Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит» акциясе игълан ителде

Татарстанның мөселман яшьләре макулатура җыю буенча «Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит» республика хәйрия акциясен игълан итә. Макулатура тапшырудан җыелган акча матди ярдәм сыйфатында Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды карамагындагы авыру балаларны дәвалауга юнәлтеләчәк.

Узган елларда акциягә казанлылар гына түгел, Татарстан районнарында яшәүчеләр дә күпләп кушылды. Аерым алганда, Нәзарәтнең мөхтәсибәтләре хәйрия акциясен оештыруда хәлдән килгәнчә булышлык күрсәтә: алар аңлату эшләре дә алып бара, макулатура да җыя. Быел да алар бу акциягә кушыла.

Әлеге акция мөселманнар арасында популяр, чөнки ул Аллаһы Тәгалә исемнәре, Коръән аятьләре һәм хәдисләр язылган кәгазьләр һәм китаплар аерым җыярга мөмкинлек бирә Аларны аерым төреп, төргәкнең тышына “ДИН” дип язу сорала. Оештыручылар аларны ислам кануннары буенча эшкәртәчәкю

Казанлылар макулатураны Г.Тукай ур., 38 адресы буенча урнашкан кабул итү пунктына (Нәзарәт бинасы) китерә ала. Макулатура эш көннәрендә иртәнге сәгать уннан (10:00) кичке сәгать дүрткә (16:00) кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: +7(843) 237-97-61.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*