Болгарда узган XX юбилей Бөтенроссия мөселман яшьләре форумында иң яхшы социаль проект идеяләре сайлап алынды һәм грантлар белән бүләкләнде. Иң перспективалы стартапларның 17 авторы үз башлангычларын уңышлы рәвештә тормышка ашыру өчен финанс, мәгълүмати һәм консультацион ярдәм алачак. Форумда проектларны яклау тәмамланганнан соң катнашучыларга 30 меңнән 100 мең сумга кадәр грант сертификатлары тапшырылды.
Проектларны сайлап алганда жюри түбәндәге критерийларны исәпкә алды: идеянең актуальлеге һәм социаль әһәмияте, аны гамәлгә ашыру мөмкинлеге, чараларның проектның максатларына һәм бурычларына туры килүе, гамәлгә ашыру тәҗрибәсе, инновациялелек һәм уникальлек, бюджетның чынбарлыкка туры килүе һәм планлаштырыла торган чыгымнарның нигезле булуы.
Иң уңышлы проектлар булып түбәндәгеләр танылды:
1) “Мөселманнар өчен яшүсмерләр подкасты «НЕтрудный подросток» – интернетта мөселман яшүсмерләре өчен үзләре тарафыннан ясалган видеоматериаллар, роликлар һәм подкастлардан торган медиаресурс.
2) Мөселман яшьләре өчен онлайн “Финик” журналы.
3) “Свет души” ислам өстәл уены.
4) Ислам дөньясын өйрәнү үзәге – яшьләрне фәнни тикшеренүләргә, белем алуга һәм белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән, төрле чаралар һәм очрашулар уздыруны күздә тоткан проект.
5) “Балалар – безнең киләчәгебез” рухи-әхлакый тәрбия курслары – Оренбург өлкәсендә балалар өчен җәйге курслар оештыру башлангычы.
6) “Проактивность – основа успешной исламской семьи” тренинглар комплексы – Алабуга шәһәрендә кызлар өчен белем алуга юнәлдерелгән чараларны күздә тота.
7) “Нурлы балалар” ял көне мәктәбе – Башкортстанда балалар лагерьларын оештыру.
8) Яшь дизайнерлардан “SalaPhone” намаз уку капсуласы.
9) Кырым Республикасы мөселман яшьләре форумы.
10) Тулы булмаган, күп балалы, имин булмаган гаиләләрдәге балалар өчен “Сестринский круг” көндезге лагере.
11) Чукрак кешеләр өчен “Ислам на жестовом языке” дип исемләнгән ислам терминнары җыентыгы.
12) Сәламәт аяк табаны – өлкән яшьтәгеләр өчен аякка бушлай массаж тәкъдим итү.
13) “Дорога татарской души в Петербурге” экскурсия маршруты.
14) “Шаг к независимости”: сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру.
15) Гыйлем нуры: “Нур” мәдрәсәсенә ярдәм итү проекты.
16) “Спасение верующего – намаз”: махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен намазлыклар ясау.
17) “В кругу сестёр” мөслимәләр берләшмәсе.
Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы партнерлары: РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов; “Әмирә” компаниясе җитәкчесе, җитештерү өчен җаваплы директор, Коръән хафизлар үзәге укытучысы Лилия Җиһаншина; “Proflipper” компаниясе генераль директоры Тимур Даутов; UMMALAND балалар ислам нәшриятын оештыруда катнашучы Резеда Акчурина; АУТПАК концептуаль проекты җитәкчесе, кием дизайнеры, гастрономия каһвәханәсенең идарәче партнеры Рөстәм Хәйбуллин; Чечня Республикасы Башлыгының Татарстан Республикасындагы вәкиллеге җитәкчесе Эли Кагарбеков; IRADA кием брендына нигез салучы, UMMAFORUM хәләл индустрия күргәзмәсен оештыручы һәм аның генераль директоры Әминә Шабанова; “АМТ” ҖЧҖ директоры Айрат Шәмсетдинов; икътисад фәннәре кандидаты, Ак Барс Банкының Корпоратив университеты бизнес-тренеры, талантлар Университетының soft skills үсеш буенча тренер-эксперты, Чистай мөхтәсибәте грантрайтеры Әлфия Сафина; “Амаль” финанс йорты генераль директоры Рөстәм Сәгъдиев.
Чыганак: dumrt.ru