Чаллыда мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татар милли көрәше һәм армрестлинг буенча 11 апрельгә билгеләнгән Россиякүләм турнир уздырылмый.
“Коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралу куркынычы белән бәйле карантин чарасы сәбәпле 25 мартта үткәрелергә тиешле балаларның Коръән уку бәйгесе һәм 11 апрелгә билгеләнгән татарча көрәш һәм күл көрәше буенча турнир уздырылмаячак”, – дип җиткерелә Чаллы шәһәре мөхтәсибәтенең социаль челтәрдәге рәсми битендә.
Исегезгә төшерәбез, мөселман яшьләре арасында уздырыла торган турнирда үз төркемнәрендә җиңүчеләр арасында җирәбә уздырыла һәм анда отучы турнирның иң олы бүләге – хаҗга юллама белән бүләкләнә иде.