Россиякүләм һәвәскәр иҗат коллективлары арасында узган конкурс фестивальдә «Мөслим тугайлары» халык фольклор ансамбле Гран-прига лаек булды һәм 2 млн сум күләмендә грант отты. Бу хакта Татар-информ мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Грант акчасына костюм тектерелде. Минзәлә, Сарман, Мөслим, Казан дәүләт филармониясендә концерт чыгышлар, мастер-класслар күрсәтелде.
Ансамбль 10-14 декабрь көннәрендә Мәскәү каласында. Ансамбльнең җитәкчесе Татарстаннның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Абдуллин.