
Язучылар үзләренең эшләрен Мөслим район советының киңәшмәләр залында, район башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин белән очрашудан башладылар. Ул язучыларны райондагы хәлләр белән таныштырды, әдәбият һәм сәнгатьнең милләт тормышында тоткан мөһим урыны турында сөйләде. Соңыннан язучылар Мөслим белән үзләре дә танышты, алар Җәмигъ мәчеттә, Балалар сәнгать мәктәбендә, Курай паркында, район үзәк китапханәсендә, Тукай исемендәге урта мәкәптә, заманча авыл хуҗалыгы җиһазлары ясый торган “Агромастер” җәмгыятендә, “Кояшлы Ык” ял итү зонасында булдылар. Алар Мөслимдәге саф татарча элмә такталарга, яшеллеккә күмелгән чиста урамнарга, балалар бакчаларының “Карлыгач”, “Ләйсән”, “Күбәләк”, “Миләшкәй”, “Кояшкай” атамаларын йөртүенә игътибар иттеләр, халыкның үз телебездә аралашуына сөенделәр. Хәер, 90 процент татарлар яшәгән Мөслимдә башкача булырга мөмкин дә түгел!

Язучылар белән шундый ук эчкерсез аралашу кичен Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында да дәвам итте. Һәр татар әдибе сәхнә түренә күтәрелеп, үзенең иҗаты турында сөйләде, шактый ук четрекле сорауларга җавап бирде. Монда да төп игътибар гаиләдә татарча аралашуга, мәктәпләрдә татарча укытуга, ана теле итеп татар телен сайлауга юнәлдерелде, милләтне саклап калуда һәрберебезнең җаваплы булуы әйтелде. Җитди сөйләшү милли моңнар белән аралашып барды, халык каршында район үзешчәннәре чыгыш ясады. Бу очрашуда да район башлыгы Рамил Муллин башыннан ахырына хәтле халык арасында утырды, сәхнәгә менеп, үз сүзен әйтте, язучыларны алга таба да шушылай аралашып яшәргә чакырды. Соңыннан язучылар әдәбият һәм сәнгать музеен карадылар, анда Мөслим районында туып-үскән һәр шәхескә лаеклы урын бирелгән иде. Шунысын да әйтергә кирәк, мондый махсус музей башка районнарда юк, бу үзе үк мөслимлеләрнең үз якташ язучыларына нинди зур ихтирам һәм хөрмәт күрсәтүләрен сөйләп тора.
Икенче көнне очрашулар Мөслимнең мәктәп һәм гимназияләрендә дәвам итте, язучылар, төркемнәргә бүленеп, балалар янына киттеләр. Лицейга – Фоат Садриев, Данил Салихов, Марсель Галиев, Эльмира Шәрифуллина һәм Фәүзия Бәйрәмова, Габдулла Тукай исемендәге мәктәпкә – Роза Хәбибуллина, Камил Кәримов, Марат Закир, Фәтхулла Абдуллин һәм Газинур Морат, гимназиягә – Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Нәбирә Гыйматдинова, Рәфгат Шаһиев, Рәдиф Сәгъди, Зиннур Мансуров һәм Рәшит Минһаҗ, агрокөллияткә – Лилия Садриева, Шәмсия Җиһангирова, Факил Сафин, Ләбиб Лерон һәм Миңзифа Әхмәтшина бардылар. Һәрбер уку йортында балалар аларны саф татар телендә сәламләп каршы алды, очрашулар барышында күп санлы сораулар белән күмделәр, язучылардан тагы нинди әсәрләр көтүләрен әйттеләр. Бу очрашуларда балаларга татар тарихы турында да сөйләнде, шулай ук һәр язучы үзенең иҗат планнары белән уртаклашты, укучыларда әдәбиятка мәхәббәт уятырга омтылды. Язучылар уку йортларына буш кул белән килмәгәннәр иде, мәктәп китапханәләренә китапларын һәм татарча матбугат бүләк иттеләр.

Татар халык мәкале “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрне каберен бел”, дип өйрәтә, Мөслимдә моны нәкъ шулай эшлиләр дә. Язучылар Мөслим зиратында җирләнгән каләмдәшләре Флүс Латыйфиның каберенә чәчәкләр салдылар, рухына дога кылдылар, үзе исән булса, аңа бу көннәрдә 75 яшь тулган булыр иде… Алар бу көнне шулай ук Яңа Сәет авылына да юл тоттылар, талантлы шагыйрь Зөлфәт Маликовның туган йортына элмә такта урнаштырдылар, рухына дога кылдылар. Түреш авылында исә язучыларны каләмдәшләре Харрас Әюповның чишмәсе һәм кабере каршы алды, биредә дә догалар кылынды, талантлы шагыйрьне сагынып искә алдылар. Язучылар шулай ук халык белән дә аралаштылар, авыл җирлегендәге эшләр белән таныштылар, проблемаларны өйрәнделәр. Киләчәктә алар барысы да әдәбиятта чагылыш табачак, матбугатта урын алачак.
Мөслим районында татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре менә шулай ике як өчен дә бик файдалы һәм нәтиҗәле үтте. Казаннан 300 чакрым ераклыкта яшәсәләр дә, бу як халкы үзен ятим итеп сизми, тулы милли һәм дини тормыш белән яши, ул гына да түгел, милләтебезгә талант арты талантларын биреп тора, яшь алмаш әзерли. Икътисадый яктан да район үсештә һәм эзләнүләрдә, ярты дөнья белән сәүдә иткән “Агромастер” җәмгыяте барлыкка килгән, авылларда каз-үрдәк үрчетеп саталар, күпләп мал тоталар, иген игәләр, һөнәрчелек алга киткән. Аларга карап, милләтнең киләчәге менә шундый булдыклы, мәгърифәтле, иманлы татарларда, дип уйлыйсың. Мөслимлеләрнең бәхетенә, район җитәкчелеге дә аларның үзләре кебек – иманлы, булдыклы, мәдәниятле. Һәм шулай булып калсын да иде!
“Тарихи-мәдәни мирас” фондының матбугат үзәге.
2018 ел, 30 сентябрь.