Мөслим мөхтәсибәте 2024нче елда гаилә коручылар, шулай ук озак еллар бергә яшәгән гаиләләр белән очрашу үткәрде. Әлеге чара Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында “Мизгел” яшьләр үзәгендә узды. Оештыру эшләрен һәм программа төзүне үз өстенә мөхтәсибәт алды.
Барлык катнашучыларны Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, шулай ук Мөслим районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Язилә Мәгалимова, аксакаллар, имамнар һәм волонтерлар сәламләде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, очрашуда Мөслим мөхтәсибәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Расих хәзрәт Каюмов та чыгыш ясады, ул тормыш иптәше Нурсинә ханым белән бергә 50 елдан артык иңгә-иң куеп тигез тормышта яшәгән – алар гаилә тормышы буенча киңәшләрен җиткерде.
Үрнәк гаиләләр арасында Минһаҗевлар да аерылып торды. Гаилә башлыгы Рүзәл – Мөслим районында актив волонтер, ул солдатларга ярдәм җыю белән шөгыльләнә. Рүзәл махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм белән 22 тапкыр барган. Мөхтәсибәтнең ярдәме солдатлар өчен зур әһәмияткә ия, дип ассызыклады ул.
Очрашуда мөхтәсибәтнең гаиләләр белән эшләвенә багышланган видеоролик күрсәтелде, шулай ук “Нурлы Мөслим” газетасының махсус чыгарылышы таратылды.
Чыганак: dumrt.ru