tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслимдә “Россиядә казчылык : Татарстан Республикасында тармакны үстерү юллары һәм перспективалары” конференциясе узды
Мөслимдә “Россиядә казчылык : Татарстан Республикасында тармакны үстерү юллары һәм перспективалары” конференциясе узды

Мөслимдә “Россиядә казчылык : Татарстан Республикасында тармакны үстерү юллары һәм перспективалары” конференциясе узды

Мөслим районы үзәк китапханәсендә “Россиядә казчылык : Татарстан Республикасында тармакны үстерү юллары һәм перспективалары” фәнни-гамәли конференциясе узды. Катнашучылар казчылыкны үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм перспективалары турында фикер алышу өчен җыелдылар.

Чара Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале кысаларында оештырылды. Ил күләмендә, республикабызда дан тоткан заманча каз үрчетү оешмалары Мөслим ягының бренды булып тора. Биредә фермерлар бик көчле эшли, 120 меңләп каз үстерәләр. Каз асраучылар ел саен арта, башта 50 каз алып карыйлар, аннан 100, аннан 1500 үк була.

Шулай ук “Туган якны өйрәнү” музеенда  “Ак калфаклы рәссәмнар”күргәзмәсе оештырылган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*