Мөслимдә шушы көннәрдә, берничә ел инде матур традициягә әйләнгән, “Татар әдәбияте һәм сәнгате көннәре” үтте. Утызга якын күренекле әдип һәм дин әһелләре, көннән -көн матурлана, яңара барган Мөслимебезгә хозурланып, халык белән очрашып, күңелләренә хушлык, иҗат дәрте алып киттеләр.