Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” повесте буенча төшерелгән «Сеңелкәш» фильмы «ТЭФИ — Җиңү елъязмасы» конкурсының «Телевизион нәфис фильм» номинациясе финалына узды.
Мостай Кәрим фонды сайты хәбәр итүенчә, «Телевизион фильм/сериал операторы» номинациясендә РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Михаил Агранович премия финалисты. Исегезгә төшерәбез, ул «Сеңелкәш» фильмы өчен «Ак квадрат» премиясенә дә лаек булган иде.
«Сеңелкәш» картинасы Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Мостай Кәрим исемендәге фонд ярдәме белән төшерелде. Фильм 2019 елның 19 сентябрендә Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан зур экраннарга чыккан иде.