Халык шагыйренең юбилее 2019 елда федераль дәрәҗәдә узачак.
Башкортстан хөкүмәт йортында Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 тулуга багышланган юбилей чараларын үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды.
Утырышка Премьер-министр Рөстәм Мәрданов рәислек итте. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Премьер-министр сүзләренчә, юбилей федераль дәрәҗәдә үткәреләчәк. Русия Мәдәният министрлыгы боерыгы белән федераль оештыру комитеты составы расланган. Аны Русия мәдәният министры Владимир Мединский җитәкли, рәистәш итеп Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов тәгаенләнгән.
– Мостай Кәримнең юбилее республикабыз өчен мөһим чорда – Башкортстанга 100 ел тулганда уза. Бу ‒ әлеге юбилейга аерым мәгънә өсти. Шулай итеп, 2019 елда безне тагын бер күркәм чара – Башкорт дәүләт академия драма театры юбилее көтә. Бу чаралар бер-берсе белән аваздаш, бер-берсен тулыландырачак, ‒ диде Рөстәм Мәрданов.
kiziltan.ru