Берничә ай элек Казанда татар мөселман кызлар мәктәбе ачарга җыенулары турында хәбәр таралган иде. Элеккеге «Мозаффария» мәдрәсәсе бинасын төзекләндереп, шул ук исемдәге мәктәп ачу хакында сүз бара. «Татар-информ» агентлыгының матбугат конференциясендә ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Хәзерге вакытта ул бинада ремонт эшләре бара. Мәктәп быел 1 нче сентябрьдә ачылмый әле», — дип белдерде. Шулай ук башкаланың Киров районында малайлар өчен дә шундый ук уку йорты булдыру максаты белән бина бирелүен әйтеп үтте.
«Мозаффария» мәктәбе (гимназиясе яки лицее – әлегә статусы мәгълүм түгел) татар телендә һәм дин нигезләре буенча да белем бирүче уку йорты булачак.