tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә “Татарча диктант”ны әти-әниләр дә язды
Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә “Татарча диктант”ны әти-әниләр дә язды

Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә “Татарча диктант”ны әти-әниләр дә язды

Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясе “Татарча диктант” акциясендә катнашу өчен, 230 кешелек мәйданчык булып теркәлде. Әлеге чараны уздыру гимназия традициясенә әйләнде. Бәйрәмчә кәеф, күтәренке күңелле ата-аналар һәм туган телен кадерләүче укучылар, диктант яздырырга килгән иҗади шәхесләр – болар әлеге чараның матур бизәкләре .

Татарча диктант яздырырга җырчылардан Сәрия Набиуллина һәм Айгөл Шәйхетдинова, журналистлардан Резидә Ганиева белән Сәрия Гарипованың килүе акциягә зыялык, зәвыклык өстәде.

Чарага килгән ата-аналар игьтибарына татарча белүнең әһәмияте турында видеосюжет, әлеге акция тарихы белән бәйле гимназия архивында булган фотосурәтләрдән торган презентация күрсәтелде. Акциядә катнашучыларны Сәрия Нәбиуллина, Айгөл Шәйхетдинова, Резидә Ганиева үзләренең моңлы, дәртле, гамьле җырлары белән сәламләделәр. Бәйрәм төсен алган чара, кабинетларга таралып, диктант язу белән дәвам итте.

Татарча диктант акциясендә катнашкан ата-аналар чарадан туган тәэсирләре белән уртаклаштылар. “Без бүген шундый матур чарада – татарча диктант язуда катнаштык. Минем беренче генә килүем түгел, бер барган кеше гел бара. Башта шундый матур очрашу, кечкенә концерт була. Ул туган телдә аралашу, танылган кешелэр белән танышу аша оештырыла. Аннан, мәктәп елларын искә төшереп, диктант язу . Быел да чара югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Гимназия директоры Лиза Набиулллина белән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Нурисламова, татар теле укытучылары Суфия Валеева, Нәзлия Фатихова- сез милләт сагында торучы бердәм команда, рәхмәт, шундый матур итеп чара оештыргансыз, бик куңелле , файдалы чара булды. Әти-әниләр, киләсе елларда сезне акциядә катнашырга чакырам, килегез, куңел байлыгы алып кайтыгыз”, – дип язды акциядә катнашкан Эльмира Нуретдинова.

Мондый кайтавазлардан соң хактан да Татарча диктант акциясенең әһәмиятен аңлыйсың. Бу – үзеңне, туган телеңне хөрмәтләү, аны киң массаларга пропагандалауның бер юлы.

Чыганак: МБОУ «Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*