tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муса Бигиевның мирасы татарча чыгарыла башлады
Муса Бигиевның мирасы татарча чыгарыла башлады

Муса Бигиевның мирасы татарча чыгарыла башлады

Гөлфия Хәбибуллина хәбәр иткәнчә, галимнең хәзергә 10 китабы татарча бастырылачак.

Мәскәү Ислам институтының ислам мәгарифен үстерү үзәге директоры Казанда узган IX Мәрҗани укуларында Бигиевнең татар телендә чыгарылган китапларын күрсәтте.

«Маидә» (аш-су) һәм «Мәет яндыру мәсьәләсе Дәүләт думасында» дигән 2 китап киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр тәкъдим ителде.

Әлеге хезмәтләр «Мәдинә» нәшрият йорты тарафыннан «Россиядә Ислам фикере: яңарыш һәм яңача караш» сериясендә нәшер ителде.

Китапларны госманлы татар теленнән хәзерге татар әдәби теленә һәм кириллицага фәлсәфә фәннәре кандидаты Айдар Хәйретдинов тәрҗемә иткән.

Китапларда бирелгән астөшермәләр һәм искәрмәләр, шул исәптән, нәшрият йортының баш мөхәррире, доктор Дамир Мөхетдинов язган кереш сүз дә укучыга тирән мәгълүмат бирә. Шунлыктан, китаплар , эзлекле фикер йөртергә өйрәтеп, бик мөһим фәнни чыганак та булачак.

Педагогика фәннәре кандидаты Гөлфия Хәбибуллина үз чыгышында: «Муса Бигиевның һәр хезмәте безнең көннәрдә дә әһәмиятле. Хәзерге вакытта бик аз кеше, хәтта үз хезмәтләрен язганда да, аның кебек оригиналь фикер йөртә алмый. Шуңа күрә Бигиев әле дә – остаз», – дип сөйләде.

Чыганак: dumrf_tat

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*