«Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесе татар дөньясының иң уңышлы
проектларының берсе булып тора. Өченче тапкыр үткәрелә торган чараның
беренче этабы тәмам. Әлеге халыкара бәйгегә кушылып китү турында тәкъдим
белән «Киров өлкәсе татарлары конгрессы» иҗтимагый оешмасы чыккан иде.
Ул җирле хакимият тарафыннан хупланды, нигезләмә төзелде һәм бу эш
Нократ Аланы «Победа» мәдәният сарае коллективы тарафыннан хупланды.
Бәйгедә өлкәдән 80 кеше катнашты. Өчтән алып җитмештән артык яшькәчә
булган һәм төрле телләрдә шигырь укучыларны барысын бер нәрсә берләштерә
иде – татар халкының каһарманы булган Муса Җәлил шигырьләрен җаны-тәне
белән бирелеп сәнгатьле итеп уку.

Икенче урында Нократ Аланы районы Иске Пенәгәр авыл мәктәбеннән Алина Батыркаева, өченчедә Урта Шөн авыл мәктәбеннән Заринә Шакирҗанова. Шул ук яшь арасында рус телендә укучылардан беренче урын Урта Шөннән Адилә Шәмсемөхәммәтовада. Ул рус телендә «Кызыл ромашкалар»ны сөйләде. Шигырь баланың яшенә туры килә, ул аны аңлап, җиренә җиткереп укыды. Икенче урында Нократ Аланы шәһәреннән алты яшьлек Алина Мешкова, өченчедә шул ук төбәктән Катарина Гыйльфанова.

Ундүрт-унҗиде яшьлекләр арасында шигырьләр бары тик рус телендә генә
укылды. Слободской районы Светозарево авылыннан Аделина Патуровага
беренче урын бирдек. Ул “Чулочки” шигырен әзерләгән иде. “Чулочки”
шигыренә килгәндә аны узган ел да укыдылар, әмма быел әлеге шигырь
авторлыгына төзәтмә кертелде. “Чулочки” шигыре Муса Җәлилнеке түгел,
авторы билгесез. Бу турыда татар телен өйрәнүче Казан галимнәре
тарафыннан язылган махсус хат безгә соң ирешелде, аны ятлаган бала
гаепле түгел. Ул әлеге шигырьне шундый итеп сөйләде ки, тиңдәшләр
табылмады. II урында Нократ Аланы районы Урта Тойма авылыннан Марина
Шатунова, III урында Иске Пенәгәрдән Азалия Нәкыйпова.

Безнең бәйгедә рус телендә укучылар арасында Слободской шә- һәреннән 33 яшьлек Михаил Якушевка тиңнәр булмады. Ул “Җырларым”ны рус телендә укыды. Сөйләмнең интонацион тәэсирлеге рус телендә дә, татар телендә дә бер. Алга таба “Җырларым”ны ятларга теләүчеләр Михаил Якушев чыгышына игътибар итсеннәр иде. Конкурс шартларының берсе булып әсәр укучының яшенә туры килү тора. Һәрбер сүзе Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык белән сугарылган бу шигырь бар булган мәгънәсен тирәнтен аңлап сөйләү өчен җиңел түгел, аны ятларга алынганда бу турыда уйланырга кирәк. II урында шулай ук Слободской шәһәреннән Евгения Кузницына, III урында Слободской районы Лекма саласыннан Ксения Сундарева. Икесе дә “Варварство” шигырен сайлаган иде. Алга таба бәйгедә катнашканда “Вәхшәт”не ятларга теләүчеләр бу ике ханымның чыгышына игътибар итсәләр әйбәт булыр, икесе дә яхшы үрнәк булып торалар.
Өченче “Җәлил укулары”ның беренче сайлап алу этабында җиңүчеләрнең
чыгышына сылтама “Киров өлкәсе татар конгрессы” сайтына һәм үзебездә
махсус оештырылган Ватсаптагы “Җәлил укулары ” группасына куела.
Барлык катнашучыларга һәм аларны әзерләгән затларга зур рәхмәт. Сезнең
тырышлык белән татар халкының каһарман шагыйре Муса Җәлил сафта, ул,
үлмәс шигырьләре аша
дөнья буйлап атлый!
Шәмсия Хәлимова.
Жюри рәисе
“Туган як” газетасы