Саха (Якутия) Республикасында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов һәм Саха (Якутия) Республикасының «Туган Як» татар мәдәни үзәге рәисе Игорь Халилов җитәкчелегендәге делегация Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды.
Муса Җәлил — күренекле совет шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты-татар халкы тарихында һәм мәдәниятендә аерым урын алып тора. Чарада катнашучылар әсәрләре белән яңа буыннарны рухландыручы геройлар турындагы истәлекне саклауның мөһимлеген билгеләп үттеләр.
