tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турындагы «Кара урман» фильмының трейлеры пәйда булды
Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турындагы «Кара урман» фильмының трейлеры пәйда булды

Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турындагы «Кара урман» фильмының трейлеры пәйда булды

Vimeo видеохостингында режиссер Радик Кудояровның нацистлар җәзалап үтергән бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре язмышына багышланган «Кара урман» картинасының трейлеры урнаштырылган.

Трейлерның тасвирламасында фильмның жанры «психологик гыйбрәтле хикәя» дип күрсәтелгән. Чын вакыйгаларга нигезләнгән картинаның Гомер һәм Гете белән илһамланып иҗат ителгән булуы аеруча билгеләп үтелә.

«Одиссей өенә кайтырга тырыша һәм Итакага юл эзли. Муса да үз Итакасына кайтырга тели. Ул моңа ирешә. Төрмәләрдә язылган шигырьләренең кулдан ясалган дәфтәрләре төрле кешеләр аша туган илгә кайта», – дип аңлата әлеге аллюзияләрнең берсенең мәгънәсен фильмны булдыручы «Российская газета» белән әңгәмә вакытында.

Картина дөньяга ике төрле карашның каршылыгына нигезләнгән: тоткын Муса Гомәров (әсирлектә Җәлил нәкъ менә әлеге фамилия белән аталган) һәм төрмә коменданты штандартенфюрер Рудольф Фляйшманның дөньяга карашы, диелә басмада.

Шул ук вакытта антагонист образы Җәлил һәм аның иптәшләрен үлем җәзасына хөкем иткән чын Рудольф Фляйшманның да, аның начальнигы — Германиянең Халык суд палатасы рәисе Роланд Фрейслер һәм нацист режимының башка эшлеклеләренең дә сыйфатларын берләштерә.

Радик Кудояров әйтүенчә, барлык персонажларның да исемнәре чын. Аларның прототиплары булып Җәлилнең көрәштәшләре, шагыйрь үзенең шигырь дәфтәрләрен биреп җибәргән бельгияле Андре Тиммерманс һәм башка тарихи шәхесләр тора.

Фильм җәзалап үтерү күренешләре белән башлана һәм тәмамлана: прологта Нюрнберг процессында хөкем ителгән 11 нацист җинаятьчесен, ә эпилогта Плетцензее төрмәсендә 11 антифашистны асалар. Бу ике сюжет өлешен шул исәптән палач персонасы да тоташтыра, дип аңлата режиссер.

Картина геройлары биш телдә: немец, инглиз, француз, рус һәм татар телләрендә сөйләшә. Фильмда яңгыраган шигырьләрнең һәрберсен (берсеннән кала) рус һәм инглиз телләренә Радик Кудояров үзе, ә французчага исә Зөлфия Манзуллина тәрҗемә иткән. Бу гамәлдәге тәрҗемәләрнең хокук ияләрен эзләүдә кыенлыклар тудырмас өчен дә, текстларның стилистик бертөрлелегенә ирешү өчен дә эшләнгән.

«Кара урман» алдагы көздә киң прокатка чыгарга мөмкин. Фильмны премьера алдыннан күрсәтү Казанда май башында булды, аны Татарстан Рәисе администрациясенең җитәкчесе Әсгать Сәфәров та килеп күрде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*