tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлил һәйкәле янында истәлекле чара һәм чәчәк салу тантанасы узды
Муса Җәлил һәйкәле янында истәлекле чара һәм чәчәк салу тантанасы узды

Муса Җәлил һәйкәле янында истәлекле чара һәм чәчәк салу тантанасы узды

25 август – герой-шагыйрь Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне. Быел Муса Җәлилнең вафатына 80 ел тула. Шул уңайдан 1 Май мәйданында традицион митинг һәм Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу чарасы булды.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Данис Шакиров билгеләп үткәнчә, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре истәлеге кешеләрнең йөрәкләрендә генә түгел, ә шагыйрь исемен йөртүче төрле шәһәрләрдә урнаштырылган һәйкәлләрдә дә яши.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*