17нче апрель көнне М.Җәлил исемендәге китапханәдә, Г.Тукайга багышланган ” Без Тукайлы халык” дип исемләнгән чара үтте. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да биредә катнашты. Чараны ” Ак калфак” әгъзасы Гүзәл Нәфүр кызы Шәехова әзерләгән иде. Балалар Г. Тукай тормышы белән, аның китапларыннан һәм рәсемнәрдән әзерләнгән күргәзмә белән таныштылар. “Бала һәм күбәләк” шигырен сәхнәләштерделәр, ” Су анасы” мультфильмын карадылар. Шундый эчтәлекле чаралар, очрашулар балалар йөрәгендә онытылмаслык эз калдыра, аларның үсешенә һәм кеше булып формалашуына көчле йогынты ясый.