ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлил: «Исмең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык»
Муса Җәлил: «Исмең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык»

Муса Җәлил: «Исмең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык»

«Муса Җәлил – герой-шагыйрь» исемле 1 нче шәһәр әдәби-музыкаль конкурсында 70ләгән башкаручы катнашты. Ул Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә үткәрелде. Бөек шагыйрь һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланды.

Үзәкнең «Туган телем» әдәби-сәнгать түгәрәген уңышлы алып баручы педагогик фәннәр кандидаты Рафаэль Гадиев идеясен күтәреп алган үзәк коллективы конкурска зур тырышлык белән әзерләнгән.

Конкурста 5 яшьтән алып катнашучылар арасында үзәкнең «Туган телем» түгәрәгенә йөрүчеләр, «Әлифба», 158 нче, 127 нче балалар бакчалары сабыйлары, «Этнос» балалар үзәгендә тәрбияләнүчеләр, Төмәннең 52 нче, 92 нче, 56 нчы мәктәпләре, 49 нчы гимназия, Төмән округының Шыкча, Индрәй урта мәктәпләре укучылары, Түбән Тәүде округының Тарман, Төмән округының Явызбы мәдәният йортларында, Акъяр авыл китапханәсендә шөгыльләнүчеләр һәм Җәлил иҗатын якын күргән барлык теләүчеләр бар иде.

Ярышта берничә яшь категориясендә өч номинациядә көч сынаштылар: шагыйрьнең шигырьләрен татар телендә, рус телендә сөйләүчеләр һәм шигырьләргә җырлар башкаручылар.

Әлбәттә, мәртәбәле жюри әгъзаларына бәяләү җиңел булмагандыр. Сабыйлар, яшүсмерләр арасында татар телендә шигырьләрне оста, сүзләрне дөрес итеп башкаручылар аз булса да, рус телендә сөйләргә теләүчеләр күп булды. Алар яхшы әзерләнгәннәр. Индрәйдән Алсу Исмәгыйлова «Вәхшәт», Тарманнан Диләрә Айтбакова «Аяксыз» шигырьләре белән сәнгатьле итеп чыгыш ясаулары хәтердә калган. «Туган телем» түгәрәгенә йөрүчеләр аерылып тордылар, күп бүләкләрне дә алар алдылар. Бигрәк тә Марат Билалов, Ясминә Сиябетдинова, Ясмин Төхвәтуллина, Ибәтуллиналар активлар. Ә сәхнәгә чыгарга өлкәннәргә чират җиткәч, күңелләр ял иттеләр. Монда инде матур татар телендә, сәнгатьле итеп, шигырьне аңлап башкардылар.

Үзәк һәркемгә Муса Җәлил рәсеме белән махсус дипломнар әзерләгән. Ә инде җиңүчеләргә «Читай-город» китап кибетләре сертификаты, призлы урын алучыларга китаплар тапшырылды. Татар мәдәнияте үзәге конкурсның приз фондын оештыруда иганәчелек ярдәме өчен Төмән өлкә Думасы депутаты Алексей Салминга рәхмәт белдерә.

9-11-26

Жюри килешкән арада, тамашачылар күңелен күреп, Рамазан хәзрәт Галиуллин үзе язган шигырьне укыды, «Йосыф-Зөләйха» фольклор-уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Ислам Сафин) матур көйләребезне ишеттерде. Алар ярдәмендә Рафаэль Галимҗан улы Муса Җәлил сүзләренә язылган «Җырларым» җырын зал белән аягүрә башкарды. Шагыйрь турында эчтәлекле документаль фильм да бик урынлы булды: батырларча үткән тормыш юлы белән таныштылар. Фойеда китапханәче Луиза Сөрмәтова төзегән күргәзмә дә эчтәлекле иде.

Әлеге бәйге якташларыбыз арасында татар телен популярлаштырырга, әдәбиятка кызыксыну уятырга һәм катнашучыларда аралашу күнекмәләрен формалаштырырга, патриотик хисләрне ныгытырга ярдәм итә.

Быел бөек шагыйребез Габдулла Тукай юбилее да бит әле. Бәйрәмгә әзерлек башланган да инде. Тукай шигырьләрен өйрәнә торыгыз.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*