Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе карамагында эшләп килүче «Ак тулпар» шахмат клубы Советлар Союзы Герое, патриот-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә турнир уздырды. Быел инде алтынчы тапкыр оештырылган традицион турнир төрле милләттән булган шахматчыларны Татар мәдәният үзәгенә җыйды.
Мәдәният үзәгенең «Хыял тамчылары» балалар ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Алсу Альметова) спортчыларга музыкаль бүлeк әзерләгән иде. Алар Муса Җәлил шигырьлeәен сәнгатьле итеп сөйләделәр, Ватанны саклаучыларга багышланган җырларны башкардылар.

– Сөенечебез чиксез: моннан алты ел элек башлаган эшебез дәвамлы булды. Менә бүген дә турнирга өлкәбезнең Чардаклы, Иске Майна, Чынлы, Тереньга, Ульяновск, Кузоватово районнарыннан hәм Ульяновск, Димитровград шәhәрләреннән 32 шахматчы килде. Мәктәп укучыларының, кыз балаларның күп булуы аеруча шатландыра. Димәк, шахмат белән җитди рәвештә кызыксынучы өметле яшьләребез бар әле,- диде Камил Ислам улы.
Шахмат сөюче ике татар гаиләсе – Сафиннар hәм Махмутовлар быел да ярышта үзләрен сынап карадылар. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, милләт җанлы бу гаиләләрдән үрнәк аласы hәм бары тик уңышлар гына телисе килә.
Дүрт сәгатькә якын барган турнир, җиде турга бүленеп, гаҗәеп дәрәәҗәдә мавыктыргыч үтте. Ниhаять, уеннарга нәтиҗә ясау мизгелләре дә якынлашты. Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, «Ак тулпар» шахмат клубы җитәкчесе Камил Мусин hәм ярышта үзләрен сынап караган спонсорлар – Рафаэль 
Рузия ХӘЛИМОВА,
Ульяновск шәһәре.