Муса Җәлил музее мөдире итеп Ленария Мөслим билгеләнгән. «Әйе, боерык яңа елга кадәр үк чыккан иде. Әлегә бу хакта хәбәр итеп йөрүне кирәк тапмадым», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Мин дә башкалар кебек аның шигырьләрендә үскән – бу турында әйтеп тә торасы юк. Аның каһарманлыгы турында барыбыз да белә. Шәхсән минем өчен Муса Җәлил үз заманының актив яшь кешесе буларак кадерле – бәлки, алга таба аның шәхесен нәкъ шушы юнәлештә ачарбыз», – диде Ленария Мөслим.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчелегеннән киткәннән соң Ленариянең соңгы эш урыны Татарстан Милли музее иде.
- Муса Җәлил музей-фатиры – Татарстан Милли музее филиалы. Казанның Максим Горький урамы, 17 нче йортында урнашкан. Бу йортта 1940-1941 елларда гаиләсе белән Муса Җәлил яшәгән.
Чыганак: tatar-inform