Балаларны халкыбызның милли тарихи үткәненә, мәдәниятенә, музейларга карата кызыксыну һәм хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан, Яңа Чишмә районының Зирекле лицееның башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылары музейда дәрес-сәяхәттә булды.
Анда әби – бабайларыбызның кул эшләнмәләре, тормыш-көнкүрештә кулланган әйберләре урын алган. Кунакларны шулар белән таныштырдылар. «Музей – нәрсә ул?» дигән сорауга балалар үзләренең фикерләрен белдерде. Музей предметларына кагылышлы табышмаклар әйтештеләр. Мидхәт Газыймовның “Есть в деревне музей” китабы белән дә танышалар. Чарада 22 кеше катнашты.
Илсөяр Дәүләтшина
Яңа Чишмә районы