«Милләт җыены»нда катнашучылар арасында Омск өлкәсеннән Наил Марятов та бар. Ул Татарстанга килүе турында үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты.
— Без Татарстанны бик якын күрәбез — бу безнең әби-бабаларыбызның туган җирләре. Кан тарта, шуңа күрә балаларыбызны да монда алып килергә тырышабыз. Безнең үзебезнең ансамбльләребез, мәчетләребез бар. “Без – татар”, дип горурланып, баш күтәреп йөрибез. Татар халкына бердәмлек телим, — диде ул.